ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
«КНӘЗ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«14» февраля 2023 ел № 2/1
Татарстан Респбуликасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлегенең муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затлары, муниципаль хезмәткәрләре хезмәтенә түләү системасы турында
Россия Федерациясе Хезмәт кодексы, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 18 сентябрендәге 573 номерлы карары, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 мартындагы 182 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 24 апрелендәге 281 номерлы, 2018 елның 14 июнендәге 481 номерлы, 2018 елның 17 октябрендәге 940 номерлы, 2018 елның 29 декабрендәге 1320 номерлы, 2020 елның 6 августындагы 658 номерлы, 2021 елның 17 ноябрендәге 1087 номерлы, 2022 елның 22 августындагы 881 номерлы, 2022 елның 17 сентябрендәге 1015 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән), авыл җирлеге уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлегенең муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларының, муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативларын кушымта нигезендә расларга.
2. Билгеләргә:
1) муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи оклад күләме 12688 сумга тигез итеп исәпләнә (Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән билгеләнә һәм индексацияләнә);
2) әлеге карар нигезендә муниципаль хезмәткәрләргә билгеләнгән еллык акча күләме 2022 елның 31 декабренә билгеләнгән еллык акчалата күләменнән ким була алмый;
3) муниципаль хезмәткәрләрнең биләгән муниципаль хезмәт вазыйфалары нигезендә вазыйфаи окладлары күләме, шулай ук айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләме тулаем сумга кадәр арту ягына түгәрәкләнергә тиеш.
3. Үз көчен югалткан дип танырга:
1) «Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлегенең муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затлары, муниципаль хезмәткәрләре хезмәтенә түләү күләме һәм шартлары турында нигезләмә хакында» Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге Советының 2018 елның 18 маендагы 7/1 номерлы карары (барлык үзгәрешләр белән);
2) «Тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенеӊ муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче заткына һәм муниципаль хезмәткәренә бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибе турында нигезләмә хакында» Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге Советының 2013 елның 31 августындагы 21 номерлы карары (барлык үзгәрешләр белән);
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М.Камалов
Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Советының 2023 елның 14.02.2023 1 номерлы карарына 1 кушымта
Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлегенең муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларының, муниципаль хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары
1 бүлек. Гомуми нигезләмәләр
4) айлык акчалата бүләкләү – вазыйфаи окладларның бер процентыннан артмаган күләмдә;
5) класс чины өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә – вазыйфаи окладларның дүрт проценты күләмендә;
7) муниципаль хезмәткәрләргә нормалаштырылмаган хезмәт көне шартларында эшләгән өчен айлык компенсация түләү, юридик эш өчен өстәмәләр һәм профильле гыйльми дәрәҗә өчен айлык өстәмә – вазыйфаи окладларның ике ярым проценты күләмендә;
8) муниципаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы мактаулы исеме өчен вазыйфа окладка айлык өстәмә – вазыйфаи окладларның ике процентыннан артмаган күләмдә;
|
Вазыйфа исеме |
Айлык акчалата бүләкләү күләме (сумнарда) |
Айлык акчалата кызыксындыру түләве күләме (сумнарда) |
|
Җирлек Башлыгы |
19039 |
16437 (10,36%) |
2. Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затка өстәмә рәвештә билгеләнә:
1) айлык акчалата кызыксындыру түләве;
2) еллык түләүле отпуск биргәндә бер тапкыр түләү;
4) эш нәтиҗәләре буенча премия.
3. Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләгән затларга еллык түләүле отпуск биргәндә бер тапкыр бирелә торган түләү бер айлык акчалата бүләкләүдән артмаган күләмдә түләнә. Еллык түләүле отпускның озынлыгы «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә исәпләнә. Төп еллык түләүле отпуск 30 көн тәшкил итә.
4. Муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга матди ярдәм елына ике айлык акчалата бүләкләү күләмендә түләнә. Матди ярдәм аңа еллык түләүле отпуск биргәндә түләнә. Еллык түләүле отпуск өлешләп бирелгән очракта, матди ярдәмне бер тапкыр, күрсәтелгән отпускның теләсә кайсы өлешен биргәндә, аның гаризасы буенча түләргә кирәк. Матди ярдәм календарь ел дәвамында түләнергә мөмкин.
Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затларга гариза буенча бала туу (уллыкка алу, кызлыкка алу), никахлашу, авыру яки эшкә сәләтне югалту, үлем, шул исәптән якын туганнары үлеме белән бәйле рәвештә, хезмәткә түләү фонды чикләрендә матди ярдәм күрсәтелергә мөмкин. Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләгән затның үлеме очрагында матди ярдәм хатынына (иренә) яки балаларның берсенә яки ата-анасына түләнә.
3 бүлек. Муниципаль вазыйфаны даими нигездә биләүче затка тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә бер тапкыр бирелә торган бүләкләү тәртибе һәм күләме турында
1. Муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларга пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә муниципаль вазыйфадан эштән азат ителгәндә, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясы нигезендә пенсиягә өстәмә алу хокукы булганда, биләгән вазыйфа буенча билгеләнгән ун тапкыр айлык акчалата түләү күләмендә бер тапкыр кызыксындыру түләве башкарыла.
2. Муниципаль вазыйфаны биләүче затка бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве күләмен билгеләгәндә исәпкә алына торган айлык түләү составына айлык акчалата бүләкләү, айлык акчалата кызыксындыру түләве кертелә.
3. Бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве турында карар муниципаль вазыйфа биләүче затны пенсиягә чыгуга бәйле равештә эштән азат итү турында районның вәкиллекле органы карары белән бер үк вакытта кабул ителә.
4. Бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве хезмәт кенәгәсендә билгеләп, бер тапкыр түләнә. Тиешле еллар эшләгән өчен дәүләт пенсиясенә чыкканнан соң һәм соңыннан аны туктатканнан соң гражданны муниципаль вазыйфага сайлаганда яки муниципаль хезмәткә кергәндә, бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве кабат түләнми.
- Татарстан Республикасы муниципаль вазыйфасын биләүче затка пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве турында карар;
- муниципаль вазыйфаны биләүче затның айлык акчалата түләве турында белешмә;
- муниципаль вазыйфада һәм муниципаль хезмәттә эш стажы турында җирле үзидарә органы җитәкчесе һәм җирле үзидарә органының кадрлар хезмәте тарафыннан таныкланган белешмә;
- җирле үзидарә органының кадрлар хезмәте тарафыннан расланган хезмәт кенәгәсе һәм хәрби билет күчермәләре;
- муниципаль вазыйфаны биләүче затның эш стажын билгеләү өчен законнар нигезендә кирәкле башка документлар.
4 бүлек. Муниципаль хезмәткәрләр хезмәтенә түләү
1. Муниципаль хезмәткәрләрнең акчалата түләве түбәндәгеләрдән тора:
- тиешле еллар эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә;
- муниципаль хезмәтнең махсус шартлары өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә;
- айлык акчалата бүләкләү;
- класс чины өчен айлык өстәмә;
- аеруча мөһим һәм катлаулы биремнәрне үтәү өчен премияләр;
- еллык түләүле отпуск биргәндә бер тапкыр түләү;
- матди ярдәм,
- нормалаштырылмаган хезмәт көне шартларында эшләгән өчен айлык компенсация түләве;
- хокукый актларга һәм хокукый актлар проектларына хокукый экспертиза уздыру, хокукый актлар проектларын әзерләү һәм редакцияләү һәм аларны юрист яки югары юридик белемле башкаручы сыйфатында визалау төп вазыйфаларына кергән муниципаль хезмәткәрләргә айлык түләү (юридик эш өчен өстәмә);
- профильле гыйльми дәрәҗә өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмәләр;
- Совет карары белән каралган һәм хезмәт законнарына каршы килмәгән башка өстәмә түләүләр.
2. Муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары күләме авыл җирлегендә муниципаль хезмәтнең кече вазыйфалар төркеме белгече вазыйфа оклады күләменә тигез итеп исәпләнә, ул 2023 елның 1 январеннан 12688,00 сум тәшкил итә (Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән билгеләнә һәм индексацияләнә).
3. Муниципаль хезмәткәргә җирле үзидарәнең тиешле органы карары нигезендә түләнә:
1) муниципаль хезмәтнең биләгән вазыйфасына бәйле рәвештә вазыйфаи оклад:
|
Вазыйфа исеме
|
Хезмәткә түләүнеӊ 11 төркеме (сум) |
|
Башкарма комитет Җитәкчесе |
19 032 |
|
Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары |
18 652 |
|
Әйдәүче белгеч |
14 084 |
|
1 категорияле белгеч |
12 688 |
2) муниципаль хезмәт стажына бәйле рәвештә тиешле еллар эшләгән өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә түбәндәге күләмнәрдә:
|
Муниципаль хезмәт стажы |
Иң чик күләм (процентларда өстәмәләр) |
|
1 елдан 5 елга кадәр |
5 |
|
5 елдан 10 елга кадәр |
10 |
|
10 елдан 15 елга кадәр |
15 |
|
15 елдан артык |
20 |
3) җирле үзидарә органы җитәкчесе тарафыннан билгеләнә торган муниципаль хезмәтнең махсус шартлары өчен муниципаль хезмәткәрнең вазыйфаи окладына айлык өстәмә түбәндәгеләрдән артмаган күләмнәрдә:
|
югары муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 9 проценты |
|
югары муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 7 проценты |
|
әйдәп баручы муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 5 проценты |
|
өлкән муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 3 проценты |
|
кече муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 1 проценты |
4) вазыйфаи окладның 18 проценты күләмендә айлык акчалата кызыксындыру түләве, җирле үзидарә органнары структурасын кертү белән бәйле рәвештә җирле үзидарә органнары структурасы стандартларын үзгәрткәндә, муниципаль хезмәткәрнең элек биләгән муниципаль хезмәт вазыйфасы окладыннан кимрәк вазыйфага билгеләнгән очраклардан тыш, бу вакытта акчалата кызыксындыру түләве күләмен исәпләү муниципаль хезмәткәрнең акчалата түләвен ул биләгән вазыйфа буенча акчалата түләү күләменә җиткерүне тәэмин итүне исәпкә алып башкарыла;
5) класс чины өчен айлык өстәмә түбәндәге күләмнәрдә:
|
Класс чины |
Өстәмә күләме, вазыйфаи окладка процентларда |
|
I класслы гамәли муниципаль киңәшче I класслы муниципаль киңәшче I класслы муниципаль хезмәт киңәшчесе I класслы муниципаль хезмәт референты I класслы муниципаль хезмәт секретаре |
7 |
|
II класслы гамәли муниципаль киңәшче II класслы муниципаль киңәшче II класслы муниципаль хезмәт киңәшчесе II класслы муниципаль хезмәт референты II класслы муниципаль хезмәт секретаре |
5 |
|
III класслы гамәли муниципаль киңәшче III класслы муниципаль киңәшче III класслы муниципаль хезмәт киңәшчесе III класслы муниципаль хезмәт референты III класслы муниципаль хезмәт секретаре |
3 |
Муниципаль хезмәткәр ул элек биләгән вазыйфага караганда югарырак төркемгә керә торган муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләнгәндә, аның класс чины өчен оклад күләмен исәпләү, биләгән вазыйфасы керә торган вазыйфалар төркеме өчен беренче класслы чин бирелгәнче, 3 процентка тигез вазыйфаи окладка процент ставкасыннан чыгып башкарыла.
Муниципаль хезмәткәр ул элек биләгән вазыйфага караганда түбәнрәк төркемгә керә торган муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләнгәндә һәм аңа элек биләгән вазыйфа буенча класс чины бирелгәндә, аның класс чины өчен оклад күләмен исәпләү 7 процентка тигез вазыйфаи окладка процент ставкасыннан чыгып башкарыла.
6) аеруча мөһим һәм катлаулы биремнәрне үтәгән өчен бер процент күләмендә премияләр;
7) еллык түләүле отпуск биргәндә 1,2 вазыйфаи окладтан артмаган күләмдә бер тапкыр бирелә торган түләү.
Муниципаль хезмәткәргә календарь ел дәвамында еллык түләүле отпуск бирелмәгән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләү декабрьдә гариза буенча эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнә һәм түләнә.
Муниципаль хезмәткәргә еллык түләүле отпуск өлешләп бирелгән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләү муниципаль хезмәткәрнең сайлавы буенча отпускның 14 календарь көненнән дә ким булмаган өлешен биргәндә башкарыла.
Муниципаль хезмәтнең беренче елын эшләгәндә, еллык түләүле отпуск биргәндә, бер тапкыр бирелә торган түләү календарь елда эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә башкарыла. Эшләнгән вакыт агымдагы муниципаль хезмәткә кергән көннән календарь елның 31 декабренә кадәр исәпләнә;
8) муниципаль хезмәткәргә ике вазыйфаи оклад күләмендә матди ярдәм.
Матди ярдәмне еллык түләүле отпуск биргәндә түләргә. Еллык түләүле отпуск өлешләп бирелгән очракта, матди ярдәмне гариза буенча муниципаль хезмәткәргә отпускның 14 календарь көненнән дә ким булмаган өлешен биргәндә башкарыла.
Муниципаль хезмәткәр гаризасы буенча матди ярдәм календарь елы дәвамында түләнергә мөмкин. Муниципаль хезмәтнең беренче елында календарь елда эшләнгән вакытка пропорциональ түләнә. Эшләнгән вакыт агымдагы муниципаль хезмәткә кергән көннән календарь елның 31 декабренә кадәр исәпләнә.
Матди ярдәм шулай ук юбилей даталары (50 яшьтән башлап һәм аннан соңгы 5 ел өчен), никахлашу, бала туу (уллыкка алу, кызлыкка алу) белән бәйле рәвештә гариза нигезендә түләнергә мөмкин – биш мең сум күләмендә, авыр формада үтүче авыру, якыннарының үлеме (ата-аналар, балалар, ир, хатын), стихияле бәла-каза яки башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә мөлкәт юкка чыгу яки зыян килү сәбәпле - бер вазыйфаи оклад күләмендә.
Муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан гариза җирле үзидарә органнары җитәкчеләре исеменә бирелә.
Хезмәткәр вафат булган очракта, вафат булучының бер акчалата түләве күләмендә матди ярдәм үлгән кешенең гаилә әгъзаларына яисә вафат булучының үлү көнендә аның тәрбиясендә булган затка аларның гаризасы буенча тиешле документлар күрсәтелгәндә түләнә.
9) нормалаштырылмаган хезмәт көне шартларында эшләгән өчен айлык компенсация түләве вазыйфаи окладның ике процентыннан артмаган күләмдә. Әлеге түләүне билгеләү турында карар җирле үзидарә органы җитәкчесе тарафыннан кабул ителә;
10) хокукый актларга һәм хокукый актлар проектларына хокукый экспертиза уздыру, хокукый актлар проектларын әзерләү һәм редакцияләү һәм аларны юрист яки югары юридик белемле башкаручы сыйфатында визалау төп вазыйфаларына кергән муниципаль хезмәткәрләргә айлык түләү (юридик эш өчен өстәмә) түбәндәге күдәмнәрдә:
|
югары муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 8 проценты |
|
югары муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 6 проценты |
|
әйдәп баручы муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 4 проценты |
|
өлкән муниципаль вазыйфалар өчен |
вазыйфаи окладның 2 проценты |
Әлеге түләү хокукый актларга һәм хокукый актлар проектларына хокукый экспертиза уздыру, хокукый актлар проектларын әзерләү һәм редакцияләү һәм аларны юрист яки югары юридик белемле башкаручы сыйфатында визалау төп вазыйфаларына кергән муниципаль хезмәткәрләргә башкарыла;
11) вазыйфаи окладка айлык еллык өстәмә:
фәннәр кандидаты профильле гыйльми дәрәҗә өчен – вазыйфаи окладның бер ярым проценты күләмендә;
фәннәр докторы профильле гыйльми дәрәҗә өчен – вазыйфаи окладның ике проценты күләмендә;
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының профильле мактаулы исеме өчен – вазыйфаи окладның ике проценты күләмендә.
Әлеге өстәмәне билгеләү өчен нигез булып муниципаль хезмәткәрнең профильле гыйльми дәрәҗәгә ия булуы тора.
Профильле гыйльми дәрәҗә буенча таләпләр җирле үзидарә органнары функцияләре белән билгеләнә һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең хокукый актлары белән билгеләнә.
Әлеге өстәмә җирле үзидарә органы җитәкчесе күрсәтмәсе белән гыйльми дәрәҗә бирүне раслаучы тапшырылган документ нигезендә билгеләнә.
- вазыйфаларны бергә башкарганда, эш күләме артканда яки хезмәт шартнамәсе белән билгеләнгән төп эштән азат ителмичә, вакытлыча булмаган хезмәткәр вазыйфаларын башкарганда өстәмә түләү.
Муниципаль хезмәткәр өстәмә эш башкарачак вакыт, аның эчтәлеге һәм күләме җирле үзидарә органы җитәкчесе күрсәтмәсе белән, муниципаль хезмәткәрнең язма ризалыгы белән билгеләнә.
Өстәмә түләү, эш күләмен исәпкә алып, шартнамә яклары килешүе буенча билгеләнә һәм хезмәткә түләү фондын экономияләү хисабына гамәлгә ашырыла.
Муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү шартларын үзгәртү хезмәт законнары нормаларын исәпкә алып башкарыла.
Муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладлары күләмнәрен индексацияләү Татарстан Республикасы норматив актлары нигезендә башкарыла.
Әлеге Нигезләмә белән җайга салынмый торган хокук мөнәсәбәтләре Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының гамәлдәге законнары нигезендә гамәлгә ашырыла.
5 бүлек. Өстәмә премияләр түләү тәртибе
Муниципаль орган бурычлары һәм функцияләре үтәлешен тәэмин итүне исәпкә алып, муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, җирле үзидарә органнарына йөкләнгән вәкаләтләрне үтәү өчен аларның җаваплылык дәрәҗәсен арттыру максатларында, җирле үзидарә органы җитәкчесе күрсәтмәсе буенча премияләрнең түбәндәге төрләре түләнә:
- муниципаль орган бурычлары һәм функцияләре үтәлешен тәэмин иткән, хезмәт дисциплинасын, эш режимын, документларны үтәү буенча дисциплинаны бозмау, дисциплинар җәзалар булмау шартларында вазыйфаи инструкцияне үтәгән өчен айлык премия, премияләр турында карар бер үк вакытта барлык хезмәткәрләрне дә, аерым хезмәткәрләрне дә вазыйфаи окладның 120 процентына кадәр күләмдә бүләкләү белән рәсмиләштерелергә мөмкин. Муниципаль хезмәтнең билгеле бер вазыйфалары буенча түләүне һәм компенсация түләү күләмен билгеләү турында карар Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Башлыгы тарафыннан кабул ителә.
- һөнәри эшчәнлекнең югары нәтиҗәлелеге һәм төп вазыйфа бурычларына кагылмаган биремнәрне сыйфатлы үтәгән, районның һәм авыл җирлегенеӊ иҗтимагый тормышында һәм спорт чараларында актив катнашкан өчен өстәмә премия;
- билгеле бер эш вакыты (квартал, ярты еллыклык, еллык) эш нәтиҗәләре буенча һәм (яки) бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга багышланган премия.
Премияләрнең күләмнәре абсолют күләмдә дә, акчалата түләүгә яки вазыйфаи окладка тиегез итеп билгеләнергә мөмкин.
Хисап чоры өчен премия түбәндәге очракларда исәпләнми:
- уку отпусклары; йөклелек һәм бала тудыру буенча отпуск, бала карау буенча отпуск;
- хезмәт хакын сакламыйча башка отпусклар;
- хезмәт дисциплинасын, вазыйфаи инструкцияне бозган хезмәткәрләргә премияләр тулысынча яки хокук бозу булган чор өчен түләнми.
Премияләр түләү турында карар кабул ителгән көнгә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрләргә премияләр түләнә. Календарь елы беткәнче хезмәт шартнамәсен туктатуның гомуми нигезләре буенча вазыйфаларыннан азат ителгән затларга ел өчен премия бирелми.
6 бүлек. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәренә тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә түләү тәртибе турында нигезләмә
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәренә, тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә муниципаль хезмәттән азат ителгәндә, аның эштән киткән көненә биләгән муниципаль хезмәт вазыйфасы буенча аның биш айлык акчалата түләве күләмендә, муниципаль хезмәт стажы 15 ел булганда, һәм муниципаль хезмәтнең аннан соңгы һәр тулы елында – өстәмә рәвештә 0,5 акчалата түләү бирелә, әмма муниципаль хезмәткәрнең ун акчалата түләү күләменнән артмаска тиеш. Муниципаль хезмәт стажы муниципаль хезмәткәрнең муниципаль хезмәттән азат ителгән көненә билгеләнә.
Тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләү өчен кирәкле муниципаль хезмәт стажы дәвамлылыгы түбәндәгечә исәпләнә:
- 2023 елда 18 ел 6 ай;
- 2024 елда 19 ел;
- 2025 елда 19 ел 6 ай;
- 2026 һәм киләсе елларда 20 ел.
6. Бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге бюджеты средстволарыннан башкарыла.
7. Муниципаль хезмәткәргә бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләве күләмен билгеләү өчен, Кнәз авыл җирлеге Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасына түбәндәге документларны тапшыра:
- муниципаль хезмәткәрнең айлык акчалата түләве турында белешмә;
- муниципаль хезмәттә эш стажы турында җитәкче һәм кадрлар хезмәте тарафыннан расланган белешмә;
- хезмәт кенәгәсе һәм хәрби билетның кадрлар хезмәте тарафыннан расланган күчермәләре;
- класс чинын бирү турында күрсәтмәләрдән өземтәләр, муниципаль хезмәткәрнең айлык акчалата түләү составына керүче вазыйфаи окладка өстәмәләр билгеләү;
- муниципаль хезмәткәрнең эш стажын билгеләү өчен законнар нигезендә кирәкле башка документлар.
Финанс-бюджет палатасы җирле үзидарә органына бер тапкыр бирелә торган кызыксындыру түләвен түләү өчен акча средстволарын бирүдән барлык документлар тапшырылмаган очракта баш тарта.