Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод авыл җирлеге Мусабай-Завод авылы ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ «18» ноябрь, 2020 ел       № 3

Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод авыл җирлеге Мусабай-Завод авылы ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ

 

 

«18» ноябрь, 2020 ел                                                                                    № 3

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1, 56 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә Мусабай-Завод авылы гражданнар җыены

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «2021 елда яшәү урыны буенча Мусабай-Завод авыл җирлеге Мусабай-Завод авылы территориясендә теркәлгән һәр балигъ булган кешегә 500 (биш йөз) сум күләмендә бер тапкыр түләү кертергә һәм I, II төркем инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм көндезге формада укучы студентлар, күп балалы гаиләләр өчен бер тапкыр түләү күләмен киметергә һәм аны әлеге категория гражданнар өчен 250 (ике йөз илле) сум күләмендә билгеләргә, әлеге сумманы түбәндәге мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерергә:

- җәйге чорда территорияне чабу (бензокосилка, ягулык-майлары, бензокосилка өчен запас частьләр сатып алу, территорияне чапкан өчен түләү);

- юлларны вак таш түшәп ремонтлау (сатып алу, ташу, вак таш җәю, килешү буенча эшләгән эшләр өчен түләү);

- Муса Җәлил урамында булган зияратка койма сатып алу һәм урнаштыру;

-  урам утларын ремонтлау. 

2. Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод авыл җирлеге Мусабай-Завод авылы гражданнар җыены нәтиҗәсен авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырып, халыкка җиткерергә.

3. Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод авыл җирлеге Мусабай-Завод авылы гражданнар җыены нәтиҗәсен Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында «авыл җирлекләре» бүлегендә, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

 

 

 

Гражданнар җыенында рәислек итүче, 

Мусабай-Завод авыл җирлеге Башлыгы                                  Ф. Ә. Әгъләҗева

 

pdf
Скачать текст
PDF, 827.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International