КАРАР «02» ноябрь 2023 ел № 35/3 «Җир салымы турында» «Сәмәкәй авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советыныӊ 2017 елның 22 августындагы 21/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

«СӘМӘКӘЙ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

«02» ноябрь  2023 ел                                                                         № 35/3

 

 

КАРАР

 

«Җир салымы турында» «Сәмәкәй авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советыныӊ 2017 елның 22 августындагы 21/2 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Салым кодексының 31 бүлеге һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге уставы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Сәмәкәй авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Җир салымы турында» «Сәмәкәй авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советыныӊ 2017 елның 22 августындагы 21/2 номерлы карарына түбәндге үзгәрешләрне кертергә:

  1. 3 пунктка түбәндәге эчтәлектәге 12 пунктчаны өстәргә:

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге территориясендә теркәлгән, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» 2022 елныӊ 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы нигезендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнары, 2023 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Салым ташламасы салым түләүчеләргә салым түләүченеӊ милкендә булган һәм эшмәкәрлек эшчәнлегендә кулланылмый торган салым салу объектына карата салым түләүче тарафыннан түләнергә тиешле салым суммасы күләмендә бирелә.

2. Әлеге карар мәгълүмат стендларында, районның рәсми сайтында, хокукый мәгълүмат порталында рәсми рәвештә игълан ителгәннән соң бер ай узгач үз көченә керә.  

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                              И.М.Усманов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 81.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International