ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ СОВЕТ БЕРӘМЛЕГЕ
КАРАР
«14» сентябрь 2018 ел № в/н2
Тукай муниципаль районы
Башкарма комитет җитәкчесе
Вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясы, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы, Тукай муниципаль районының 31, 50 уставы , Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. М. Камаева гаризасы нигезендә, Тукай муниципаль районы муниципаль Совет берәмлеге,
КАРАР КЫЛДЫ:
1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе - Фаил Мисбах улы Камаевның Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат итеп сайлану уңаеннан, отставкага китүен кабул итәргә.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камаев Фаил Мисбах улы вәкаләтләрен 2018 елның 14 сентябреннән туктатылган дип санарга.
Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.И. Закиров