КАРАР "10"декабрь 2018ел. № 29/3 Тукай муниципаль районында ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив озын гомерлелеккә ярдәм итү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕК СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

 

10.12. 2018ел.                                             № 29/3

 

 

Тукай муниципаль районында ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив озын гомерлелеккә ярдәм итү турында

 

            «Ветераннарның, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисади хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив озын гомерле яшәешенә ярдәм итү турында» гы мәгълүматны тыңлаганнан һәм фикер алышканнан соң , муниципаль берәмлек Советы

                          Карар кылды :

1. "Ветераннар, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль-икътисадый хәлен яхшырту, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм актив озын гомерле яшәүгә ярдәм итү турында»гы мәгълүматны  игътибарга алырга.

2. Тукай муниципаль районы башкарма комитетына сугыш һәм хезмәт ветераннарының, пенсионерларның социаль-икътисади шартларын яхшырту проблемаларын хәл итүгә көч юнәлтергә.

3. Тәкъдим итәргә:

-Район ветераннар (пенсионерлар) Советына җирле үзидарә органнары белән эшләгәндә, тормыш шартларын яхшырту буенча кичектергесез проблемаларны ачыклау өчен өлкән яшьтәге гражданнар мәнфәгатьләрен активрак якларга  ;

- Авыл җирлекләре башлыкларына календарь һәм истәлекле даталарга багышланган чаралар уздырганда анда катнашучылар, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм аларны мәдәни-ял итү һәм спорт-массакүләм чараларга актив җәлеп итүне тәэмин итәргә  ;

- «Якты юл» («Светлый путь») редакциясе эшчәнлегендә, ветераннарның социаль-икътисади хәлен даими яктыртып торырга;

-Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенә өлкән яшьтәге гражданнарны социаль һәм

 

дәвалау-сәламәтләндерү учреждениеләренә җибәрү буенча  , өлкән яшьтәге гражданнарга карата алымнарны тормышка ашыру буенча эшне дәвам итәргә;

4. Тукай район Үзәк шифаханәсенә   өлкән яшьтәге гражданнарга медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча эзлекле эш алып барырга, ташламалы категориядәге гражданнарны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга.

5.         Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны район Советының социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм ТКХ буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек башлыгы,

Совет рәисе                                                                       Ф. М. Камаев

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 130.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International