ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕК СОВЕТЫ
КАРАР
10.12. 2018ел. № 29/8
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милеген читләштерү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51статьяларына туры китереп муниципаль берәмлек Советы
Карар кылды:
1.Муниципаль район башкарма комитетына түбәндәге курсәтелгән адрестагы милекне түләүсез Тукай муниципаль районының «Круглое Поле авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге милкенә тапшырга:
-Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Круглое Поле поселогы адресы буенча урнашкан Парк һәм сквер (төзекләндерү, кече формалар, яшелләндерү,тышкы яктырту).Башлангыч баланс бәясе 4 073 768,72 (дүрт миллион җитмеш өч мең җиде йөз алтмыш сигез сум 72 тиен).
2. Муниципаль район башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән мөлкәтне кабул итү-тапшыру эшләрен башкарырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек башлыгы,
Совет рәисе Ф. М. Камаев