ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«22» февраль 2019 ел № вн/2
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, шулай ук муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр тапшыру турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыру турында» 2003 ел, 6 октябрь, 131-ФЗ санлы, «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 ел, 25 декабрь, 273-ФЗ санлы, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 ел, 3 декабрь, 230-ФЗ санлы Федераль законнар, Россия Федерациясе Президентының «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмә формасын раслау һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2014 ел, 23 июнь, 460 санлы Указы, Татарстан Республиксының «Муниципаль вазыйфаны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру тәртибе турында» 2017 ел, 19 июль, 56-ЗРТ санлы Законы, Татарстан Республиксы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакында» Татарстан Республикасы Президентының Указына үзгәрешләр кертү турында» 2013 ел, 22 апрель, УП-330 санлы Указы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә
КАРАР БИРДЕ:
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, шулай ук муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру турында нигезнамәне 1 кушымтадагыча расларга.
2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфалар исемлеген 2 кушымтадагыча расларга (аларга билгеләнгәндә, гражданнар үзләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиешле, һәм шулай ук әлеге муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы).
3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, шулай ук муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру турында нигезнамәне раслау хакында» 2016 ел, 28 март, 5/3 санлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм районның рәсми сайтында урнаштырырга.
5. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 ел «___»______________ _____________ санлы карарына 1 кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, шулай ук муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында
белешмәләр тапшыру турында нигезнамә
1. «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыру турында» 2003 ел, 6 октябрь, 131-ФЗ санлы, «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 ел, 25 декабрь, 273-ФЗ санлы, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 ел, 3 декабрь, 230-ФЗ санлы Федераль законнар, Россия Федерациясе Президентының «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмә формасын раслау һәм Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2014 ел, 23 июнь, 460 санлы Указы, Татарстан Республиксының «Муниципаль вазыйфаны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру тәртибе турында» 2017 ел, 19 июль, 56-ЗРТ санлы Законы, Татарстан Республиксы Президентының «Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакында» Татарстан Республикасы Президентының Указына үзгәрешләр кертү турында» 2013 ел, 22 апрель, УП-330 санлы Указы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә, әлеге Нигезнамә белән билгеләнә:
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында (алга таба – район) муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва итүче гражданнар яки контракт буенча җирле администрация башлыклары, аларның алынган керемнәре турында (керемнәр күләме һәм чыганаклары турында), милек хокукындагы яисә башка хокук , мөлкәти характердагы башка йөкләмәләр нигезендә файдалануда булган мөлкәт турында белешмәләр (алга таба – керемнәр турында белешмәләр), аларның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында белешмәләр бирү тәртибе;
- җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталларындагы катнашу өлешләре, пайлар) сатып алуга кагылышлы һәр алыш-биреш буенча үз чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында һәм бу алыш-бирешләр башкарылган акчаларны алу чыганаклары хакында белешмәләр (алга таба – чыгымнар турында белешмәләр) бирү тәртибе, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы әлеге гражданның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артыграк булса.
2. Әлеге Нигезнамәдә каралган муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар дигәндә, район Советы карары белән расланган муниципаль вазыйфалар исемлеге (алга таба – вазыйфалар исемлеге) нигезендә депутатлар, җирле үзидарәнең сайлап куелучы әгъзалары, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасы, Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының сайлап куелучы вазыйфаи затлары күздә тотыла.
3. Әлеге Нигезнамәдә билгеләнчә, керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне әлеге карар белән каралган исемлек нигезендә районда муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар, шулай ук муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тапшыра.
4. Керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан түбәндәге очракларда тапшырыла:
1) 2011 елның 7 февралендәге «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыру һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 6-ФЗ санлы Федераль закон белән каралган – 460 санлы Указ белән расланган белешмә формасы буенча – вазыйфаны (вазыйфа буенча вәкаләтләр бирелү, вазыйфага билгеләнү, сайлану) биләгәндә;
2) 2012 елның 12 июнендәге «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 67-ФЗ санлы Федераль законда каралган форма буенча – (алга таба – 67-ФЗ санлы Федераль закон) депутатлыкка кандидат, район Советы депутаты статусы буенча биләгән муниципаль вазыйфага кандидат, яисә турыдан туры сайлау юлы белән биләнгән вазыйфага яки башка сайлау органында әгъзалыкка кандидат буларак тәкъдим ителгән очракта.
5. Керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр район Советы карары белән расланган исемлек нигезендә каралган муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче гражданнар тарафыннан 460 санлы Указ белән расланган белешмә формасы буенча хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырыла.
6. Муниципаль вазыйфаны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы граждан әлеге Нигезнамәнең 4 пункты 1 пунктчасында каралганча түбәндәгеләрне тапшыра:
1) муниципаль вазыйфа (сайлаулар билгеләү), контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләү өчен документлар тапшыру елына кадәрге календарь ел өчен барлык чыганаклардан алынган керемнәре (элеккеге эш урынында яисә сайланулы вазыйфа биләү урынында алынган керемнәрне, пенсияләрне, пособиеләрне, башка түләүләрне кертеп) турында белешмәләр, шулай ук граждан муниципаль вазыйфа, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләү өчен документлар тапшыру аена кадәрге айның беренче числосына (хисап датасына) милек хокукындагы мөлкәте хакында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне;
2) граждан тарафыннан муниципаль вазыйфаны, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләү өчен документлар тапшыру елына кадәрге календарь ел өчен хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының барлык чыганаклардан алынган керемнәре (элеккеге эш урыны яисә сайлау урыны буенча керемнәр, пенсияләр, пособиеләр, башка түләүләрне дә кертеп), шулай ук милек хокукындагы мөлкәте турында һәм граждан тарафыннан муниципаль вазыйфа, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләү өчен документлар тапшырган ай алдынна килгән айның беренче числосы торышына (хисап датасына) аларның милек хокукындагы мөлкәте, мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне;
3) хисап чорында (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталларындагы катнашу өлешләре, пайлар) сатып алуга кагылышлы һәр алыш-биреш буенча үз чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында һәм бу алыш-бирешләр башкарылган акчаларны алу чыганаклары хакында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы әлеге гражданның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артыграк булса.
7. Әлеге Нигезнамәнең 4 пункты 2 пунктчасында каралган муниципаль вазыйфаны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы граждан сайлаулар билгеләнү елына кадәрге календарь ел өчен барлык чыганаклардан алынган керемнәре (элеккеге эш урынында яисә сайланулы вазыйфа биләү урынында алынган керемнәрне, пенсияләрне, пособиеләрне, башка түләүләрне кертеп) турында белешмәләрне, шулай ук милек хокукындагы мөлкәте хакында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне 67-ФЗ санлы Федераль закон белән билгеләнгән тәртипә һәм срокларда тапшыра.
8. Муниципаль вазыйфаны биләүче зат ел саен түбәндәгеләрне:
1) хисап чорында (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) барлык чыганаклардан алынган керемнәре (акчалата бүләкләүне, пенсияләрне, пособиеләрне, башка түләүләрне кертеп) турында белешмәләр, шулай ук хисап чоры ахырына (31 декабрь) милек хокукындагы мөлкәте хакында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр;
2) хисап чорында (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының барлык чыганаклардан алынган керемнәре (хезмәт хакын, пенсияләрне, пособиеләрне, башка түләүләрне кертеп) турында белешмәләр, шулай ук аларның милек хокукындагы мөлкәте хакында һәм хисап чоры ахырына (31 декабрь) мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр;
3) хисап чорында (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) җир кишәрлеге, башка күчемсез мөлкәт объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (тупланма) капиталларындагы катнашу өлешләре, пайлар) сатып алуга кагылышлы һәр алыш-биреш буенча үз чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында һәм бу алыш-бирешләр башкарылган акчаларны алу чыганаклары хакында белешмәләр, әгәр мондый алыш-бирешләрнең гомуми суммасы әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артыграк булса.
9. Әлеге Нигезнамәнең 4 пункты 2 пунктчасында каралган муниципаль вазыйфаны биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр 67-ФЗ санлы Федераль закон белән каралган тәртиптә һәм срокларда тиешле сайлау комиссиясенә тапшырыла.
10. Әлеге Нигезнамәнең 4 пункты 2 пунктчасында каралган муниципаль вазыйфаны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар, шулай ук муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр районда коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча вәкаләтле вазыйфаи затка тапшырыла.
11. Муниципаль вазыйфаны биләүгә яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы граждан үзе тапшырган белешмәләрдә кайбер мәгълүматларның чагылдырылмаган яки тулысынча чагылдырылмаган яисә хаталары булуын ачыклаган очракта, ул әлеге мәгълүматларны тәкъдим иткән көннән бер ай эчендә аныкланган белешмәләрне тапшырырга хокуклы.
Муниципаль вазыйфаны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче зат аныкланган белешмәләрне әлеге Нигезнамәнең 5 пунктында курсәтелгән срок узганнан соң бер ай эчендә тапшырырга мөмкин.
12. Район Советы депутатына, район Советы депутаты статусы буенча биләгән муниципаль вазыйфага, яисә турыдан туры сайлау юлы белән биләнгән вазыйфага яки башка сайлау органында әгъзалыкка тәкъдим ителгән очракта кандидат муниципаль вазыйфаны биләү турында сорау каралырга тиешле көннән бер көн алда аныкланган белешмәләрне тапшырырга тиеш.
13. Муниципаль вазыйфаны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар, шулай ук муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан әлеге Нигезнамәгә таянып тапшырылган мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү законнар нигезендә башкарыла.
14. Муниципаль вазыйфа яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче зат тарафыннан объектив сәбәпләр аркасында хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләре тапшырылмаган очракта, әлеге факт карап тикшерелергә тиеш:
1) район Советы депутаты мөнәсәбәтендә:
- район Советының законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык иминлеге буенча даими комиссиясе тарафыннан;
- район Советының законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык иминлеге буенча даими комиссиясе кушуы буенча район Башлыгы карамагындагы коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе тарафыннан;
2) башка муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар мөнәсәбәтендә район Башлыгы, район Советы кушуы буенча район Башлыгы карамагындагы коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе тарафыннан.
15. Муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, шулай ук муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затларның әлеге Нигезнамә нигезендә тапшырылган керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләре, әгәр федераль закон белән алар дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләргә кертелмәсә, конфиденциаль характердагы белешмәләр булып тора.
Әлеге мәгълүматлар федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган очракларда вазыйфаи затларга бирелергә мөмкин.
16. Муниципаль вазыйфаны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затның, аның хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмә законнарда каралган тәртиптә «Интернет» челтәрендә муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында урнаштырыла, муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында бу мәгълүматлар булмаган очракта, аларның таләпләре буенча бастырып чыгару өчен массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырыла.
17. Муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, шулай ук муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затларның әлеге Нигезнамә нигезендә тапшырылган керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларын таратуда яки законнарда каралмаган максатта куллануда гаепле затлар, шулай ук дәүләт серенә кертелгән яки конфиденциаль булып саналган мәгълүматларны игълан итүдә гаеплеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартылалар.
18. Муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы тарафыннан тапшырылган керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, муниципаль вазыйфа буенча яки контракт буенча буенча җирле администрация башлыгы вәкаләтләре бирелгән (билгеләнү, муниципаль вазыйфага сайлану) очракта, ел саен тапшырыла торган керемнәр һәм чыгымнартурында мәгълүматлар, шулай ук әлеге мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре муниципаль вазыйфа биләүче затның шәхси эшенә өстәләләр.
Керемнәре, чыгымнары, мөлкәте турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр тапшырган гражданга муниципаль вазыйфа, контракт буенча җирле администрация башлыгы вәкаләтләре бирелмәсә, бу белешмәләр аның язмача гаризасы буенча үзенә кире кайтарыла.
19. Муниципаль вазыйфа яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүгә дәгъва итүче граждан тарафыннан керемнәр турында белә торып ялган белешмәләр бирү әлеге затны муниципаль вазыйфага дәгъва итү яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасына теркәүдән баш тарту өчен нигез булып тора.
20. Муниципаль вазыйфа яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче зат тарафыннан керемнәр, чыгымнар турында мәгълүматларны тапшырмау (срокны бозып тапшыру) яисә тулы булмаган, дөрес булмаган, шул исәптән белә торып ялган мәгълүматлар тапшыру законнарда каралган тәртиптә җаваплылыкка тартуга, шул исәптән биләгән вазыйфадан азат итүгә китерә.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 ел «___»______________ _____________ санлы карарына 2 кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль вазыйфага билгеләнгәндә һәм әлеге вазыйфаны биләгәндә гражданнар үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә тиешле муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеге
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы.
2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгының үз вазыйфаларын даими нигездә башкаручы урынбасары.
3. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе.
4. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең контроль-хисап органы рәисе.
5. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге депутатлары.
«Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыру һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 2011 ел, 7 февраль, 6-ФЗ санлы Федераль законның 7 маддә 8 өлеше
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 ел, 12 июнь, 67-ФЗ санлы Федераль законның 33 маддә 3 пункты
Вәкиллекле орган депутатына кандидат яки муниципаль берәмлектәге башка сайлаулы вазыйфага (муниципаль берәмлекнең башка сайлаулы органында вазыйфа яисә әгзалык) кандидат хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәр чыганаклары һәм күләме турында белешмәләр тапшырылмый ( «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 ел, 12 июнь, 67-ФЗ Федераль законның 1 кушымтасына искәрмә)
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 ел, 12 июнь, 67-ФЗ санлы Федераль законның 38 маддәсе 1.1 пункты