КАРАР «29» 03.2019 ел № 31/2 2018 ел өчен Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге турында хисап
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«29» 03.2019 ел № 31/2
2018 ел өчен Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге турында хисап
2018 ел өчен Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге турында хисапны тыӊлап, фикер алышкач, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
- Мәгълүматны игътибарга алырга.
- Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча тотрыклы эшен билгеләп үтәргә һәм аны канәгатьләнерлек дип танырга.
- Район Башкарма комитетына эшне дәвам итәргә:
-
-
-
-
- «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә газета битләрендә җинаятьчелек, наркоманлык, эчкечелек, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре белән бәйле проблемаларны яктыртуны тәкъдим итәргә.
- Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:
- полиция вәкаләтле участок хезмәткәрләренә полиция пунктларында эшләү өчен шартлар тудыру, кирәк булган очракта, капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү, мебель, оргтехника, телефон элемтәсе һәм Интернетка чыгу мөмкинлеге булдыру;
- бик кирәк булган очракта, район торак пунктларында полиция вәкаләтле участок хезмәткәренең эш урынын оештыру өчен яңа биналар бүлеп бирү мәсьәләсен карарга;
- халык күп була торган объектларның техник ныгытылганлыгы һәм террордан якланганлыгы буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 25 мартындагы 272 санлы карары таләпләренә туры китереп эш алып барырга;
- юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышлары карарларын һәм юл хәрәкәте иминлеге программасында күрсәтелгән мероприятиеләрне үтәү буенча чаралар күрергә;
- чираттагы утырышларда полициянең вәкаләтле участок хезмәткәрләренең үзләренә беркетелгән административ участокларда җәмәгать тәртибен саклау буенча эшчәнлекләре турында хисапларын тыңларга;
- Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенә түбәндәгеләр буенча эшне дәвам итүне тәкъдим итәргә:
- миграция законнары линиясе буенча хокук бозуларны ачыклау буенча;
- гомуми җинаятьчелекне һәм гомумкриминаль юнәлештәге җинаятьләрне профилактикалау буенча;
- районның уку йортларында укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр һәм профилактик эш алып барырга;
- түбәндәге чараларны дәвам итәргә:
- экстремистлы акцияләрен, террорчылык актларын һәм хокукка каршы башка күренешләрне кисәтү һәм булдырмау буенча;
- бюджет акчаларын тоту белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү буенча;
- район юлларында аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән.
- Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
pdf
Скачать текст
PDF, 1.75 Мб