КАРАР
Тукай муниципаль районында 2018 ел өчен авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында
«Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» 2016 елның 12 январендәге 3-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләренең 2 санлы беркетмәсе нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Мәгълүматны игътибарга алырга.
2. Район Башкарма комитетына:
- 2019 елның 1 маена кадәр 2020-2022 елларга авылда кече хуҗалыкларны үстерү муниципаль программасын кабул итәргә;
- шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга җитештерелгән һәм эшкәртелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда ярдәм күрсәтергә.
3. Авыл җирлекләре Башлыкларына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклап калу һәм терлекләрнең баш санын киметмәү буенча эзлекле эш алып барырга тәкъдим итәргә.
4. Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тәкъдим итәргә:
- халыктан әзерләүчеләр тарафыннан сатып алына торган продукциянең барлык төрләре өчен сатып алу бәяләре дәрәҗәсенә ай саен мониторинг ясарга;
- Татарстан Республикасы Президенты белән килештерелгән бер гектарга 750 сумнан да ким булмаган аренда түләве өлешендә агрофирмалар, районның башка авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан аренда килешүләренең үтәлешен даими контрольдә тотарга;
- эш урыннары булдыру һәм гаилә фермаларын – грант алучыларны аларның проектлары буенча, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларның мини-фермаларын эш белән тәэмин итү буенча предметлы эш алып барырга;
- Тукай районының крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси хуҗалыклары белән берлектә авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларында катнашу өчен булдыклы фермерларны, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарны сайлап алырга.
5. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә авыл тормышы рәвешен пропагандалау өчен яңа алымнар эзләргә, халык хуҗалыклары, фермерлар, авыл хуҗалыгы кооперативлары, авыл җирлегендәге башка эшмәкәрлек формалары эшчәнлегенеӊ уңай үрнәкләрен даими яктыртырга тәкъдим итәргә.
6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны авыл хуҗалыгы, җир төзелеше, экология һәм табигый ресурслар буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев