«29»03. 2019 ел     № 31/4 КАРАР . 2018 ел өчен Тукай муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенеӊ эш нәтиҗәләре турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

«__» ______ 2019 ел                                         № ___

 

2018 ел өчен Тукай муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенеӊ эш нәтиҗәләре турында

 

 

            2018 ел өчен Тукай муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенеӊ эш нәтиҗәләре турында мәгълүматны тыӊлап, фикер алышкач, муниципаль берәмлек  Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «2018 ел өчен Тукай муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенеӊ эш нәтиҗәләре турында» мәгълүматны игътибарга алырга.

2. Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:

- комиссия утырышларында шәхси катнашырга һәм авыл җирлеге территориясендә яшәүче имин булмаган гаиләләрнең катнашуын тәэмин итәргә;

- балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре турында үз вакытында мәгълүмат җибәрергә.

3. Профилактика системасы субъектларына:

- ведомство карамагындагы оешмалар тарафыннан «Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша ачыкланган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар турында сигнал карталары җибәрүне тәэмин итәргә;

- «Социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарны һәм аларның гаиләләрен исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасына үз вакытында хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә;

- имин булмаган гаилләрдән булган, профилактик учетларда торган балалар, ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, гаиләгә тәрбиягә алынган балалар, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, инвалид балалар, эшсез гражданнар балаларыныӊ ел саен җәйге чорда ял итү, сәламәтләндерү һәм мәшгульлеген оештырырга.

4. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән материалларны бастырып чыгаруны дәвам итәргә. 

5. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм ТР хокукый мәгхлүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                     Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.53 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International