ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«_29» 03. 2019 ел №31/5
Мәдәният Тукай муниципаль районы территориясенеӊ үсеш факторы буларак
Мәдәни потенциалны саклау һәм мәдәният учреждениеләренең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен шартлар тудыру максатында, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Муниципаль район Башкарма комитетына 2020-2022 елларга Тукай муниципаль районының мәдәният үсеше стратегиясен эшләргә.
2. Тукай муниципаль районы мәдәният учреждениеләренә:
- район халкына мәдәни хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрергә;
- грант сәясәтен тормышка ашыруда катнашу һәм мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча планлы эш алып барырга;
- халык һөнәрләре һәм кәсепләрен алга этәрү максатларында чаралар үткәрү;
- контроль күрсәткечләрне арттыру һәм фәнни-гамәли эшчәнлек үсешен активлаштыру;
- туристлык маршрутын алга җибәрү коралы буларак, район брендын булдыру.
3. Авыл җирлекләре Башлыкларына мәдәни-ял итү һәм агарту эшчәнлеген гамәлгә ашыруда мәдәният учреждениеләренә тулы ярдәм күрсәтергә тәкъдим итәргә.
4. Халык традицияләрен популярлаштыру максатыннан, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә газета битләрендә мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген даими яктыртуны тәкъдим итәргә.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев