ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
29.03.2019 ел № 31/7
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 14 маддәсе беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 маддәләре, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча гавами тыңлаулар нәтиҗәләре буенча 2019 елныӊ 21 февралендәге бәяләмә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча ачык тыңлауларныӊ 2019 елның 21 февралендәге 1 санлы беркетмәсе, район уставы нигезендә Тукай муниципаль районы Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен расларга.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлеге Советының 2014 елның 7 августындагы 7 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен гамәлдән чыгарырга.
3. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык иминлеге буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев