КАРАР «29март 2019 ел      № 31/8 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

«29март 2019 ел                                                                               № 31/8

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү турында нигезләмәне раслау хакында

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән (бастырылган) законнар һәм муниципаль норматив хокукый актлар үзгәрешләренә мониторинг үткәрү буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшен камилләштерү максатында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына таянып,

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү турында нигезләмәне расларга.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарына:

нормалар иҗат итү эшчәнлегендә әлеге карарныӊ 1 пункы белән расланган нигезләмәгә таянырга;

җаваплы затлар буларак билгеләнгән муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи инструкцияләренә тиешле үзгәрешләр кертергә.

3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы составына кергән авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына, муниципаль норматив хокукый актларныӊ муниципаль берәмлекләрнеӊ законнарына, уставларына туры килүен даими тикшерүне гамәлгә ашыру максаты белән, мониторинг үткәрүне тәэмин итүче норматив хокукый актлар кабул итүне тәкъдим итәргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставында билгеләнгән тәртиптә бастырырга һәм шулай ук «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.  

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.  

6. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                        Ф.М. Камаев

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ «___»__________

__ санлы карары белән расланган

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү турында

нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары законнары һәм муниципаль норматив хокукый актлары үзгәрешләренә мониторинг үткәрү (алга таба – мониторинг, муниципаль актлар, җирле үзидарә органнары) җирле үзидарә органнарыныӊ үз вәкаләтләре чикләрендә муниципаль актларны кабул итүне (бастыруны), үзгәртүне яки үз көчен югалткан  дип тануны (гамәлдән чыгаруны) тәэмин итү өчен мәгълүмат җыю, гомумиләштерү, анализлау һәм бәяләү буенча системалы, комплекслы һәм планлаштырылган эшчәнлеген күздә тота.            

2. Мониторинг җирле үзидарә органнары тарафыннан үткәрелә.

3. Җирле үзидарә органнары мониторинг үткәргәндә муниципаль берәмлек Советыныӊ юридик бүлеге һәм башка җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итәләр.

4. Мониторинг үткәрү өчен җирле үзидарә органнарында җаваплы затлар билгеләнә.

5. Мониторинг максатлары:

федераль һәм республика законнарына туры китерү максатында, муниципаль актларны кабул итү, үзгәртү һәм аларның үз көчләрен югалтуын тану ихтыяҗларын ачыклау;

муниципаль актларда коллизияләрне, каршылыкларны, кимчелекләрне, хокукый җайга салуда кабатлауларны бетерү;

җирле үзидарә органнарының норматив хокукый базасын системалаштыруны тәэмин итү;

муниципаль актларда коррупциячел факторларны ачыклау;

кирәк булмаган (актуальлеген югалткан) яки гамәлдә кулланылмаган муниципаль актларны яисә аларның аерым нигезләмәләрен (нормаларын) ачыклау;

хокук куллану нәтиҗәлелеген арттыру; муниципаль актларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген киметүче факторларны ачыклау;

муниципаль актларның үтәлешенә җирле үзидарә органнарының тиешле бүлекчәләре тарафыннан контрольне гамәлгә ашыруга булышлык күрсәтү;

нормалар иҗат итү процессын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.

6. Мониторинг түбәндәге үзгәрешләрне җыю, гомумиләштәрү, анализлау һәм бәяләүне үз эченә ала:

федераль конституцион законнар, федераль законнар, Россия Федерациясенеӊ бакшка закон актларында;

Россия Федерациясе указлары, Россия Федерациясесе Хөкүмәте карарлары, башкарма хакимиятнеӊ федераль органнары норматив хокукый актлары, федераль  дәрәҗәдәге башка норматив хокукый актларда;

Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актларында;

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставында.

7. Мониторинг үткәрүгә нигез булып тора:

федераль һәм республика законнары актларына үзгәрешләр кертү;

аерым бер хокукый җайга салу өлкәсендә муниципаль актларны куллануны анализлау;

прокуратура органнары мәгълүматы;

муниципаль актларны камилләштерү кирәклеге яки кимчелекләре турында массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәре;

гражданнарның, юридик затларның, шул исәптән иҗтимагый, фәнни, хокук саклау һәм башка оешмаларның, шәхси эшмәкәрләрнең, дәүләт хакимияте органнарының, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларының муниципаль актларның камил булмавы турында, шул исәптән түбәндәгеләрне үз эченә алган мөрәҗәгатьләре:

Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертелгән муниципаль актларга карата Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан үткәрелгән хокукый экспертиза бәяләмәсе;

вәкаләтле затлар тарафыннан билгеләнгән тәртиптә муниципаль актларга коррупциягә каршы әзерләнгән экспертиза бәяләмәләре; 

җирле үзидарә органнары үткәрә торган конференцияләрнең, семинарларның, гавами тыңлауларныӊ, иҗтимагый фикер алышуларның һәм башка чараларның йомгаклау документлары.

 

II. Мониторинг үткәрү тәртибе

 

8. Җирле үзидарә органнары әлеге Нигезләмәнең 4 пунктында күрсәтелгән җаваплы затлар белән үзара бәйләнештә үз компетенциясендә булган мәсьәләләр буенча мониторинг үткәрәләр.

Мониторинг үткәрү максатында, эшче төркемнәр төзелергә, киңәшмәләр, консультацияләр үткәрелергә, кирәкле мәгълүмат соратып алырга, Татарстан Республикасының башка муниципаль берәмлекләре, Россия Федерациясе субъектлары тәҗрибәсе өйрәнелергә, башка эш формалары кулланылырга мөмкин.

9. Мониторинг түбәндәгеләргә анализ аша башкарыла:

әлеге нигезләмәнең 6 пунктында күрсәтелгән актлар;

федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге норматив хокукый актларны дәгъвалау эшләре буенча суд актлары (суд практикасы) ;

прокурор актлары.

10.  Җирле үзидарә органнарының норматив базасына мониторинг үткәрү, , анализлауны гамәлгә ашыру шулай ук мониторинг нәтиҗәләре буенча башкарылган нормалар иҗат итү эше йомгакларын ныгыту максатында, муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын оештыру һәм алып бару тәртибе турында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы карары нигезендә алып барылучы муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары файдаланыла.

11. Мониторингны гамәлгә ашыру процессын оптимизацияләү өчен, мәгълүмат системаларының автоматлаштырылган сервислары кулланыла (контрактлар, аларның операторлары белән килешүләр төзүгә бәйле күрсәтелгән мөмкинлекләр булганда), алар түбәндәгеләрне тәэмин итә:

«Гарант» мәгълүмат системасында контрольга куелган закон һәм башка норматив хокукый актларга үзгәрешләр турында мәгълүмат керү;

«Гарант» мәгълүмат системасыныӊ хокукый җайга салу өлкәләре буенча яңалыклардан мәгълүмат керү;

«Кодекс» мәгълүмат компаниясенең «Региональ законнар аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан муниципаль актларның законнарга туры килмәве турында мәгълүмат керү.

Мониторингны гамәлгә ашыру процессын оптимальләштерү максатында, башка мәгълүмат системалары сервислары файдаланылырга мөмкин.

12. Муниципаль хокукый актларны кабул итүне (бастырып чыгаруны), үзгәртүне яки үз көчен югалткан дип тануны (гамәлдән чыгаруны) тәэмин итү өчен, әлеге нигезләмәнең 9 пунктында күрсәтелгән анализ белән бергә, мониторингны гамәлгә ашырганда, түбәндәге критерийлар буенча муниципаль актларны куллану практикасы турында мәгълүмат гомумиләштерелә һәм бәяләнә:

кеше һәм гражданның гарантияләнгән хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;

муниципаль актларны кабул итү (бастырып чыгару) зарурлыгы билгеләнгән, зур юридик көчкә ия норматив хокукый актлар булу;

муниципаль акт чыгарганда, җирле үзидарә органы компетенциясе чикләрен саклау;

муниципаль актта коррупциячел факторлар булу;

иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуда тулылык;

хокук нормаларында коллизия;

юридик-техник характердагы хаталар булу;

кулланганда, муниципаль акт нигезләмәләренең мәгънәсен бозу;

муниципаль хокукый актны кулланганда, хокуксыз яисә нигезсез карарлар, гамәлләр (гамәл кылмау);

норматив хокукый актларны куллану тәҗрибәсе булу;

норматив хокукый актларны куллануның бертөрле практикасы булмау;

муниципаль актны аңлату мәсьәләләре буенча гаризалар булу (саны) һәм эчтәлеге;

муниципаль акт белән җайга салынган мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрнең таләпләрен канәгатьләндерү (канәгатьләндерүдән баш тарту) турында закон көченә кергән суд актлары һәм аларны кабул итү нигезләре булу (саны).

13. Федераль һәм республика законнарына үзгәрешләр мониторингы нәтиҗәләре буенча муниципаль актларга үзгәрешләр кертүгә китерү очрагы  ачыкланганда, җирле үзидарә органнары тарафыннан:

муниципаль актка үзгәрешләр кертү турында, муниципаль актның үз көчен югалтуын тану турында, яңа муниципаль акт кабул итү турында тиешле муниципаль акт проектлары эшләнә;

муниципаль актларны күбрәк юридик көч актлары белән тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән башка чаралар күрелә.

14. Муниципаль актларны үзгәртү ихтыяҗы тудыручы федераль һәм республика законнары актларына үзгәрешләр кертелгән очракта, мониторинг федераль яки республика актын чыгарганнан соң 30 көн эчендә үткәрелә.

Мониторинг үткәрүгә нигез булып гражданнарның, юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнеӊ, дәүләт хакимияте органнарының, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларының мөрәҗәгатьләре, шулай ук прокуратура мәгълүматы торса, («Россия Федерациясе прокуратурасы турында» Федераль закон белән билгеләнгән срокларда карала торган прокурор җавабы актларыннан тыш), мониторинг алар кергән көннән 30 көн эчендә гамәлгә ашырыла. Күрсәтелгән очракларда мониторинг үткәрү нәтиҗәләре турында мөрәҗәгать иткән затка хәбәр итә.

Федераль һәм республика законнары актларының ерак перспективада үз көченә керә торган үзгәрешләре ачыкланган очракта, җирле үзидарә органнарының норма чыгару эшчәнлеге планнарына тиешле төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр кертелә.

 

III. Мониторинг нәтиҗәләрен тормышка ашыру

 

15. Мониторинг нәтиҗәләре буенча муниципаль акт проектын эшләү һәм муниципаль акт кабул итү, әлеге нигезләмәнең 14 пункты өченче абзацында күрсәтелгән очрактан тыш, федераль һәм (яисә) республика законнарының тиешле акты үзгәртелгән мизгелдән ике айдан да соңга калмыйча үткәрелә.

16. Мониторинг үткәрү өчен җаваплы затлар мониторинг нәтиҗәләре турында җирле үзидарә органнары җитәкчеләре алдында хисап аеннан соң килүче айның 5 числосыннан да соңга калмыйча хисап тота.

16.1. Мониторинг нәтиҗәләре турында хисап (мәгълүмат) түбәндәгеләрне үз эенә ала:

мониторинг үткәрү объекты турында мәгълүмат;

мониторинг үткәрүне башкаручылар турында мәгълүмат;

мониторинг үткәрү вакыты турында мәгълүмат;

хокукый җайга салу предметына кыскача характеристика, мониторинг үткәрүгә нигезләр.

16.2. Мониторинг нәтиҗәләре турында хисап (мәгълүмат) түбәндәгеләрне үз эченә алырга мөмкин:

хокукый җайга салуның ачыкланган проблемалары турында мәгълүмат;

муниципаль актларга үзгәрешләр кертү һәм (яки) яңа муниципаль актларны кабул итү, гамәлдән чыгару зарурлыгы турында тәкъдимнәр;

тиешле хокукый мөнәсәбәтләр өлкәсендә хокукый җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән мониторинг нәтиҗәләренә нигезләнгән башка нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр.

17. Мониторинг нәтиҗәләре буенча кабат кабул ителгән муниципаль актлар законнар белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен җибәрелә.

Әлеге регистрга кертү өчен мониторинг нәтиҗәләре буенча ачыкланган, аӊа кертелмәгән муниципаль актлар җибәрелә.

18. Мониторинг нәтиҗәләре буенча хокукый норма чыгару процессын камилләштерү буенча тәкъдимнәр хәзерләнергә мөмкин.

 

IV. Җаваплылык

 

19. Мониторинг үткәрү һәм хокукый иҗат итү эшчәнлеге өчен җаваплы затлар мониторингны оештыру, шулай ук муниципаль актларны җирле үзидарә органнары карамагында булган тиешле хокукый җайга салу өлкәсендәге федераль һәм республика законнарына туры китерү өчен шәхси (шул исәптән дисциплинар) җаваплы.

20. Мониторинг йомгаклары буенча тискәре нәтиҗәләр өчен, шул исәптән гражданнарга, юридик затларга, җәмгыятькә һәм дәүләткә зыян китергән гамәлләр (гамәл кылмау) өчен законнар нигезендә җирле үзидарә органнары җитәкчеләре җаваплы.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 6.29 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International