КАРАР
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль милеген читләштерү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыру принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законныӊ 50, 51 маддәләре нигезендә Тукай муниципаль районы Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Муниципаль район Башкарма комитетына муниципаль милекне «Әҗмәкәй авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге милкенә бушлай тапшыруны килештерергә:
- «ТР, Яр Чаллы шәһәре, Подсолнухи поселогына суүткәргеч төзелеше», урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Подсолнухи поселогы, кадастр номеры 16:39:021201:4574, озынлыгы – 8640 м, коелар – 35 данә, беренчел баланс бәясе – 16 046 292,00 (уналты миллион кырык алты меӊ ике йөз туксан ике) сум.
2. Район Башкарма комитетына әлеге карарныӊ 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыруны гамәлгә ашырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык иминлеге буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев