ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«29» март 2019 ел №31/10
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнеӊ әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясавын бәяләү буенча җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында
нигезләмәне раслау хакында
«Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ санлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законнарга, «Россия Федерациясендә ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү турында нигезләмәне раслау хакында» 2000 елның 16 маендагы 372 санлы Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча РФ Дәүләт комитеты приказына таянып,муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнеӊ әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясавын бәяләү буенча җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәне кушымтадагыча расларга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
ТР Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ «___»______________ _____________ санлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнеӊ әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясавын бәяләү буенча җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә
1.1. Әлеге Нигезләмә Тукай муниципаль районы тарафыннан, экологик экспертиза объекты булган һәм аныӊ әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы булырга мөмкин ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек турында җәмәгатьчелеккә хәбәр итү максатында, җәмәгать өстенлекләрен ачыклау һәм йогынтыны бәяләү процессында аларны исәпкә алу өчен, җәмәгать фикер алышуларын оештыру, әзерләү һәм уздыру мәсьәләләрен җайга сала.
1.2. Әлеге нигезләмәдә түбәндәге төп төшенчәләр кулланыла:
- ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә мөмкин булган йогынты ясавын бәяләүнең милли процедурасы - ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнеӊ әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясавын бәяләүне һәм ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне нигезләүче документларга экологик экспертиза үткәрү;
- ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнеӊ әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясавын бәяләү (алга таба - бәяләү) - мөмкин булган тискәре йогынтыларны билгеләү, экологик нәтиҗәләрне бәяләү, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу, йогынтыларны киметү һәм булдырмау буенча чаралар эшләү юлы белән ниятләгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында экологик юнәлешле идарә карарын кабул итүгә ярдәм итә торган процесс;
- экологик экспертиза - ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең экологик таләпләргә туры килүен билгеләү һәм әлеге эшчәнлекнең әйләнә-тирә табигый мохиткә мөмкин булган тискәре йогынтысын һәм экспертиза объектын гамәлгә ашыруның алар белән бәйле социаль, икътисадый һәм экологик башка нәтиҗәләрен кисәтү максатында экологик экспертиза объектын гамәлгә ашыруның рөхсәт ителгәнлеген билгеләү;
- йогынтыны бәяләү буенча тикшеренүләр - йогынтыны бәяләү максатларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны җыю, анализлау һәм документлаштыру;
- ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлек - әйләнә-тирәлеккә йогынты ясарга мөмкин һәм экологик экспертиза объекты булган эшчәнлек.
- заказ бирүче - ниятләнгән эшчәнлек буенча әлеге эшчәнлек төренә куелган норматив таләпләр нигезендә документлар әзерләү өчен җаваплы, ниятләнгән эшчәнлек буенча экологик экспертизага документлар тәкъдим итүче юридик яки физик зат;
- әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү эшләрен башкаручы - әйләнә-тирәлеккә йогынты ясауны бәяләүне гамәлгә ашыручы физик яки юридик зат (заказчы яки физик (юридик) зат), заказ бирүче аңа әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү эшләрен үткәрү хокукын биргән;
- йогынтыны бәяләү материаллары - әйләнә-тирәлеккә ниятләнгән эшчәнлекнең йогынтысын бәяләүне уздырганда әзерләнгән һәм экологик экспертизага тапшырыла торган документларның бер өлеше булган документлар комплекты;
- иҗтимагый фикер алышулар - әлеге нигезләмә һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы булырга мөмкин ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек турында җәмәгать өстенлекләрен ачыклау һәм йогынтыны бәяләү процессында аларны исәпкә алу максатында, җәмәгатьчелеккә хәбәр итүгә юнәлтелгән башка норматив документлар нигезендә йогынтыны бәяләү кысаларында үткәрелә торган чаралар комплексы;
1.3. Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү максаты булып әлеге эшчәнлекнең әйләнә-тирәлеккә йогынтысына һәм аның белән бәйле социаль, икътисадый һәм башка нәтиҗәләргә юл куймау яисә киметү тора.
1.4. Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлек өчен үткәрелә, эшчәнлекне нигезләүче документларга «Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә экологик экспертиза уздырылырга тиеш. Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү буенча эшләр тәртибе һәм эчтәлеге, документлар составы ниятләнгән эшчәнлекнең төрләре һәм (яки) конкрет характеристикалары нигезендә Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары белән билгеләнә.
1.5. Бәяләү буенча материаллар әзерләгәндә, җәмәгатьчелекнең катнашуы түбәндәгечә гамәлгә ашырылырга мөмкин:
- беренче мәгълүмат тапшыру этабында;
- бәяләү үткәрү этабында һәм нигезләү документларын әзерләү этабында.
1.6. Тукай муниципаль районы территориясендә бәяләү буенча җәмәгать фикер алышулары предметы булып дәүләти экологик экспертиза объектының түбәндәге документлары тора (алга таба - документлар):
- ниятләнгән эшчәнлекнең гомуми тасвирламасын үз эченә алган дәлилләүче документлар; аны гамәлгә ашыру максатлары; мөмкин булган альтернативалар; аны гамәлгә ашыру шартлары тасвирламасы; гамәлдәге норматив документлар белән каралган башка мәгълүмат;
- беренчел бәяләү нәтиҗәләре;
- бәяләү үткәрү өчен техник бирем;
- бәяләү буенча материалларның дәүләти экологик экспертиза объектларына карата законнарда билгеләнгән таләпләргә туры килә торган башлангыч варианты.
1.7. Җәмәгать фикер алышулары түбәндәге формада үткәрелә:
- җәмәгать тыңлаулары;
- сораштыру;
- бәяләү буенча материаллар белән танышу, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр бирү.
Халык тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне турыдан-туры хәл иткән очракта, Тукай муниципаль районы уставында билгеләнгән тәртиптә бәяләү буенча җирле референдум үткәрелә.
1.8. Иҗтимагый фикер алышулар аларны үткәрү кирәклеге турында түбәндәге субъектларның берсе генә булса да белдерсә уздырыла (алга таба-инициатор):
- Тукай муниципаль районы Советы;
- Тукай муниципаль районы Башлыгы - район Советы Рәисе;
- Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба - Башкарма комитет);
- заказчы;
- экологик экспертиза уздырылырга тиешле планлаштырылган хуҗалык яки башка төр эшчәнлек белән мәнфәгатьләренә кагылган юридик затлар һәм (яки) хосусый эшмәкәрләр;
- иҗтимагый фикер алышулар көненә 18 яше тулган һәм Тукай муниципаль районы территориясе чикләрендә яшәүче, гражданнарның 10 кешедән дә ким булмаган инициатив төркеме;
- Тукай муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр
1.9. Әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү нәтиҗәләре булып тора:
- ниятләнгән эшчәнлекнеӊ әйләнә-тирәлеккә йогынты характеры һәм күләмнәре турында, аны тормышка ашыру альтернативалары, экологик һәм алар белән бәйле социаль-икътисадый һәм башка нәтиҗәләр һәм аларның әһәмияте турында, йогынтыларны минимальләштерү мөмкинлеге турында мәгълүмат;
- заказчы тарафыннан ниятләнгән эшчәнлеккә кагылышлы карарлар кабул иткәндә, җәмәгать өстенлекләрен ачыклау һәм исәпкә алу;
- заказ бирүченеӊ ниятләнгән эшчәнлекне тормышка ашыруның альтернатив вариантларын (шул исәптән объектны урнаштыру урыны турында, технологияләрне сайлап алу һәм башкалар турында) билгеләү буенча яки әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү нәтиҗәләрен исәпкә алып, аннан баш тарту турында карарлары.
Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү нәтиҗәләре әлеге эшчәнлек буенча экологик экспертизага тапшырыла торган документларның бер өлеше булып торган, шулай ук әлеге эшчәнлеккә караган башка идарә карарларын кабул итү барышында кулланыла торган материалларда рәсмиләштерелә.
2. Җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрү тәртибе
2.1. Җәмәгать фикер алышуларын үткәрүне Башкарма комитет оештыра.
2.2. Инициатор Башкарма комитетка гариза, шулай ук җәмәгать фикер алышуларын үткәрү буенча эшче төркемгә (алга таба - эшче төркем) кертү өчен инициатордан вәкилләр исемлеген тәкъдим итә.
2.3. Әгәр заказ бирүче инициатор булса, гаризага әлеге нигезләмәнеӊ 1.4. пунктында бирелгән документлар теркәлә.
2.4. Әгәр инициатор Башкарма комитет булса, гариза бирү таләп ителми.
2.5. Оештыручы:
- гаризаны карый һәм заказчы тәкъдим иткән документлар составының Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килүен Башкарма комитетта документ теркәлгәннән соң 5 эш көне эчендә тикшерүне гамәлгә ашыра;
- Җәмәгать фикер алышуларын оештыру очрагында, инициатор белән берлектә үткәрү датасын һәм вакытын билгели; бина бирүне оештыра һәм җәмәгать фикер алышулары барышында материалларны язу һәм күрсәтү өчен аудио - һәм видеоаппаратура куллану, заказчы биргән кирәкле мәгълүмат материалларын күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итә;
- әлеге нигезләмәнеӊ 2.7 пункты нигезендә Башкарма комитет карары проектын әзерли;
- фикер алышу өчен чыгарыла торган мәсьәләләр буенча махсус белемнәре булган (алга таба - экспертлар) затлар исемлеген билгели; җәмәгать фикер алышуларына кадәр аларга чакыру һәм тәкъдимнәр бирү үтенече белән мөрәҗәгать җибәрә;
- җәмәгатьчелек вәкилләренә документларны карау мөкинлеген тәэмин итә;
- хәбәрнамә басылып чыккан вакыттан алып 30 календарь көн эчендә җәмәгатьчелек вәкилләреннән килгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне кабул итүне һәм документлауны, заказчыга искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне кертүне тәэмин итә;
- әлеге нигезләмәнеӊ 2.10 пункты нигезендә җәмәгать фикер алышуларын үткәрүне оештыра.
2.6. Заказчы җәмәгать фикер алышулары турында хәбәрнамәнең, үткәрүгә 30 көн кала, башкарма хакимият федераль органнарының рәсми басмаларында (федераль дәрәҗәдәге экспертиза объектлары өчен), Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары (территорияләрендә дәүләт экологик экспертиза объектын гамәлгә ашыру күздә тотылган, шулай ук ниятләнгән хуҗалык яки башка эшчәнлекнеӊ йогынтысы мөмкин булган) рәсми басмаларында бастырылып чыгуын тәэмин итә.
Басмаларда түбәндәгеләр турында мәгълүматлар тәкъдим ителә:
- ниятләнгән эшчәнлек исеме, максатлары һәм урнашкан урыны;
- заказчының яки вәкиленең исеме, адресы, телефоны;
- бәяләү үткәрүнең якынча сроклары;
- заказчының исеме, адресы, телефоны;
- җәмәгать фикер алышуы формасы, шулай ук искәрмәләр һәм тәкъдимнәр тапшыру формасы;
- әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү буенча документларның сроклары һәм урыны;
- башка мәгълүмат.
2.6.1. Оештыручыга басмаларның күчермәләрен җибәрә.
2.6.2. Эшче төркем эшендә катнашуны тәэмин итә.
2.7. Җәмәгать фикер алышуларын үткәрү турында карар Башкарма комитет карары рәвешендә кабул ителә, аның белән билгеләнә:
- җәмәгать фикер алышуларын оештыру өчен нигез;
- эшче төркем составы (эшче төркем рәисе, эшче төркем секретаре һәм әгъзалары. Гомуми саны - кимендә 7 кеше);
- әлеге нигезләмәнең 1.5 пункты нигезендә җәмәгать фикер алышуы формасы;
- җәмәгать фикер алышуларын уздырган очракта - үткәрү көне, вакыты, урыны, тәртибе;
- тәкъдимнәр һәм искәрмәләр тапшыру сроклары һәм урыны.
Башкарма комитет карары кул куелган көннән соң 10 календарь көн эчендә массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгарга тиеш.
2.8. Эшче төркем комиссия рәисеннән, секретареннән, инициатордан, оештыручыдан, экспертлардан һәм башка әгъзалардан тора.
2.9. Эшче төркем:
- җәмәгать фикер алышуларының көн тәртибен әзерли;
- җәмәгать фикер алышуларының нәтиҗәләрен билгели.
2.10. Җәмәгать фикер алышуларын үткәрү тәртибе
2.10.1. Алып баручи (яисә эшче төркем рәисе):
- җәмәгать фикер алышуларын ача;
- эшче төркем әгъзаларын атый;
- җәмәгать фикер алышуларын үткәрү тәртибе һәм фикер алышуларда катнашучыларның чыгыш вактыты турында хәбәр итә.
2.10.2. Заказ бирүче яки аның вәкиле дәүләти экологик экспертиза объекты турында кыскача чыгыш ясый.
2.10.3. Оештыручы кызыксынган җәмәгатьчелек вәкилләреннән кергән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне укый.
2.10.4. Экспертлар, катнашучылар тема буенча искәрмәләр, тәкъдимнәр белән чыгыш ясыйлар, сораулар бирәләр, кергән сорауларга заказ бирүчеләрдән җаваплар алалар.
Чыгыш ясар алдыннан, җәмәгать фикер алышуларында катнашучы үз фамилиясен, исемен, атасының исемен, чыгыш ясаучы нинди дә булса оешманың вәкиле булса, вазифасын хәбәр итәргә тиеш.
2.10.5. Алып баручы (яисә эшче төркем рәисе) җәмәгать фикер алышуларының төп нәтиҗәләрен ясый, җәмәгать фикер алышуларының беркетмәсен әзерләү тәртибен, аңа кул кую, искәрмәләр бирү тәртибен аңлата.
2.10.6. Җәмәгать фикер алышулары беркетмәсе эшче төркем секретаре тарафыннан алып барыла һәм фикер алышуларда катнашучыларның чыгышларын, сораулар һәм җаваплар, тавыш бирүдә кабул ителгән тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне үз эченә ала, мәҗбүри тәртиптә объект заказчысы, эшче төркем рәисе һәм секретаре тарафыннан имзалана. Беркетмә иҗтимагый фикер алышулар узган көннән соң 5 эш көне эчендә төзелә һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырыла.
2.10.7. Гражданнардан һәм иҗтимагый оешмалардан, ниятләнгән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында карар кабул ителгәнчегә кадәр, язма искәрмәләр һәм тәкъдимнәр кабул итү, әлеге тәкъдимнәрне бәяләү материалларына кушымталарда документлаштыру заказчы тарафыннан, җәмәгать тикшерүе тәмамланганнан соң, 30 календарь көн эчендә тәэмин ителә.
3. Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү буенча материалларга таләпләр
3.1. Әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү материаллары әлеге эшчәнлекне гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында дәүләт экология экспертизасы органнары тарафыннан кабул ителә торган карарлар әзерләүнең һәм кабул итүнең барлык стадияләрендә тапшырыла.
Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү материаллары иң мөһим нәтиҗәләр һәм әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү нәтиҗәләрен үз эченә алган техник булмаган резюмеларны үз эченә алырга тиеш.
3.2. Әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү буенча материаллар составы әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү тәртибе белән билгеләнә, ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлек төренә, әлеге эшчәнлекне нигезләүче документларның экологик экспертиза объекты булып торган документацияләренә карата таләпләренә бәйле.
Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләүне уздыруның тулылык (детальлек) дәрәҗәсе ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлек масштабы һәм төренә һәм аны тормышка ашыру фаразланган регионның үзенчәлекләренә бәйле.
Инвестицион проектлаштыруда әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең йогынтысын бәяләү документларының типлаштырылган эчтәлеге район Башкарма комитетының норматив хокукый акты белән раслана.
3.3. Ниятләнгән хуҗалык һәм башка эшчәнлек буенча документлар чикләнгән мәгълүматка кертелергә мөмкин булган очракта, заказ бирүче әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны бәяләү буенча материалларны мәгълүмат ачыклыгы принцибы нигезендә әзерли.