ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«29_» 03. 2019 ел № 31/1
2018 елның январь-февраль айларында Тукай муниципаль районы авыл җирлекләрендә узган җыелышларда әйтелгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне башкару буенча «юл картасын» үтәү барышы турында
Район халкына уңайлы яшәү шартларын тудыру максатыннан, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. 2018 елда Тукай муниципаль районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышы барышында кергән сораулар исемлеген башкару буенча мәгълүматны исәпкә алырга.
2. Район Башкарма комитетына йөкләргә:
- Тукай муниципаль районы авыл җирлекләрендә 2018 елга эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча узган җыелышларда әйтелгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне үтәү буенча «юл картасын» расларга (кушымтага нигезләнеп).
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев