КАРАР
2018 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап проекты буенча халык тыңлауларын үткәрү хакында
Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 санлы нигезләмәгә таянып, Тукай муниципаль районы халкының Тукай муниципаль районы Советының «2018 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» хакында карар проекты буенча фикер алышуда катнашу хокукларын саклау максатыннан, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
- «2018 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» хакында карар проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
- Әлеге карарны һәм «2018 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» хакында карар проектын «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга һәм, 2019 елның 3 апреленнән дә соңга калмыйча, Тукай районының рәсми порталында урнаштырырга (1 кушымта).
- Билгеләргә:
- халык тыңлауларын үткәрү вакытын – 2019 елның 22 апрелендә 17.00 сәгатьтә;
- үткәрү срогын – 1 көн;
- үткәрү урынын – Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт (Тукай муниципаль районы бинасы, утырышлар залы);
- фикер алышына торган мәсьәлә буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр тәкъдим итү, чыгыш хокукы белән гавами тыңлауларда катнашу өчен гаризалар бирү адресын – Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 330 кабинет (эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатька кадәр);
- чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар бирү вакыты – 2019 елның 20 апреленә кадәр (эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатька кадәр), (тел.701183).
- Түбәндәге составта оештыру комитетын төзергә:
- Камаев Фаил Мисбах улы – район Башлыгы,
- Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе, Биклән авыл җирлеге Башлыгы,
- Низамиева Эльмира Роберт кызы – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары, Круглое Поле авыл җирлеге Башлыгы,
- Авзалов Ленар Гаяз улы – район Башкарма комитеты Җитәкчесе,
- Абдрахимова Айгөл Ринат кызы – район финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече.
- Оештыру комитетына билгеләнгән тәртип нигезендә һәм әлеге карарда билгеләнгән срокларда «2018 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» хакында карар проекты буенча халык тыңлауларын әзерләргә һәм үткәрергә (2 кушымта).
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе