22.02.2019ел № вн/5 санлы КАРАР . «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәтенә түләү күләмнәре һәм шартлары турында нигезләмә»гә үзгәрешләр кертү хакында

КАРАР

 22.02.2019ел                                                     № вн/5

 

                                                                                                  

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәтенә түләү күләмнәре һәм шартлары турында нигезләмә»гә үзгәрешләр кертү хакында

 

         «Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елныӊ 12 февралендәге 15-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 28 мартындагы 182 санлы Карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 29 декабрендәге 1320 санлы карары, район уставының 30 маддәсе нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 23 апрелендәге 25/5 санлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль вазыйфаларны даими нигездә биләүче затларның хезмәтенә түләү күләмнәре һәм шартлары турында нигезләмә»гә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 3.2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Айлык акчалата бүләкләү билгеләргә:

- муниципаль район Башлыгына 2,4 айлык акчалата бүләкләү күләмендә;

- муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары, контроль-хисап палатасы рәисенә 1,077 айлык акчалата бүләкләү күләмендә.

1.2. 5 пунктны  түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Муниципаль берәмлек Башлыгына айлык акчалата түләүләрнең гомуми күләме Татарстан Республикасы министрына айлык акчалата түләүләрнең гомуми күләменнән артып китә алмый».

1.3 .

  1. Әлеге карар 2019 елның 1 январеннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  2. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек

Башлыгы урынбасары                                                                             Р.И. Закиров 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советыныӊ 2019 елныӊ ___ __________________ _____ санлы карарына кушымта

 

 

Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы муниципаль берәмлек Башлыгының, муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасарының, контроль-хисап палатасы рәисенең акчалата бүләкләү күләме

 

 

Вазыйфа исеме

 

Айлык акчалата бүләкләү күләме  

(сумнарда)

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы

 

33 948

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары

 

30 552

 

Контроль-хисап палатасы рәисе

 

30 552

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                  

 

                  

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.92 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International