КАРАР
Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, терроризмга һәм экстремизмга
каршы тору чаралары турында
Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында мәгълүматны тыӊлап фикер алышканнан соӊ, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Мәгълүматны исәпкә алырга.
2. Башкарма комитетка тәкъдим итәргә:
- милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, толерантлыкны, районда яшәүче халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләренә ихтирамлы мөнәсәбәтне ныгытырга;
- «2018-2020 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасыныӊ чараларын үтәргә;
- чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тыгыз яшәгән урыннарда, шулай ук чит ил эшче көче кулланылган объект территорияләрендә профилактик чаралар үткәрергә.
3. Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:
- авыл җирлегендә гамәлгә ашырыла торган милли-мәдәни чараларны эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашырга;
- авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә ярдәм күрсәтү;
- авыл җирлеге территориясендә урнашкан объектларның терроризмга каршы яклануына карата таләпләрне үтәүне тәэмин итәргә, теркәлмәгән затларның законсыз яшәү мөмкинлеген ачыклау максатыннан, ирекле халык дружиналары әгъзалары белән берлектә буш торган йортларны даими рәвештә карап чыгуны оештырырга.
4. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә район халкын рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлтелгән материалларны бастырып чыгаруны дәвам итәргә һәм милләтара, динара мәсьәләләрне даими яктыртырга.
5. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм ТР хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев