КАРАР 29.04.2019ел №32/5 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлегенең генераль планын раслау турында

КАРАР

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлегенең генераль планын раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 14 маддәсе беренче өлеше 20 пункты, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 маддәләре, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлегенең генераль планы проектына 2018 елның 8 мартындагы 10-53/2720 санлы Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин кул куйган бәяләмә, 2018 елның 25 декабрендәге Калмаш авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлегенең генераль планын расларга.

2. Калмаш авыл җирлеге Советыныӊ 2014 елныӊ 15 декабрендәге 10/5 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлегенең генераль планын барлык үзгәрешләр белән гамәлдән чыгарырга.

3. Калмаш авыл җирлеге Советының 2014 елның 15 декабрендәге 10/5 санлы карары үз көчен югалткан дип санарга.

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                                    Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 687.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International