КАРАР
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлегенең генераль планын раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 14 маддәсе беренче өлеше 20 пункты, РФ Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 маддәләре, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлегенең генераль планы проектына 2019 елның 16 апрелендәге 10-53/4419 санлы Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин кул куйган бәяләмә, 2018 елның 25 декабрендәге Комсомолец авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлегенең генераль планын расларга.
2. Комсомолец авыл җирлеге Советыныӊ 2012 елныӊ 7 ноябрендәге 17 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Комсомолец авыл җирлегенең генераль планын барлык үзгәрешләр белән гамәлдән чыгарырга.
3. Комсомолец авыл җирлеге Советының 2012 елның 7 ноябрендәге 17 санлы карары үз көчен югалткан дип санарга.
4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
5. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев