КАРАР 29.04.2019ел №32/7 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль вазыйфаларын биләүче затлар һәм муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан вазыйфаи хәлләренә яисә хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алу, бүләк тапшыру һәм бәяләү, сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны күчерү турында хәбәр итү тәртибе хакында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында

КАРАР

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль вазыйфаларын биләүче затлар һәм муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан вазыйфаи хәлләренә яисә хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алу, бүләк тапшыру һәм бәяләү, сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны күчерү турында хәбәр итү тәртибе хакында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында

 

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ санлы Федераль закон, «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ санлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Аерым категория затларның вазыйфаи хәлләренә яисә хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алу, бүләкне тапшыру һәм бәяләү, сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны күчерү турында хәбәр итү тәртибе хакында» 2014 елның 9 январендәге 10 санлы карары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законы,  Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советыныӊ 2014 елныӊ 21 февралендәге 27/2 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль вазыйфаларын биләүче затлар һәм муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан вазыйфаи хәлләренә яисә хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алу, бүләк тапшыру һәм бәяләү, сату (сатып алу) һәм аны сатудан кергән акчаларны күчерү турында хәбәр итү тәртибе хакында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Әлеге нигезләмәнең 2 пункты 1 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«муниципаль вазыйфа биләүче зат - депутат, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, муниципаль берәмлекнең даими нигездә эшләүче һәм юридик зат булып торучы, хәлиткеч тавыш хокукына ия, даими (штат) нигездә комиссиядә эшләүче сайлау комиссиясе әгъзасы. Муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы рәисе, муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы рәисе урынбасары, муниципаль берәмлекнең контроль-хисап органы аудиторы вазыйфалары Россия Федерациясе субъекты законы нигезендә муниципаль вазыйфаларга кертелергә мөмкин».

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                 Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.15 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International