КАРАР «29»05 2019 ел №_33/1  Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында

КАРАР

 

 

«_2_9»_05__________2019 ел                                              №_33/1

 

 Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында

 

Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында мәгълүматны тыңлап, фикер алышканнан соң, балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүнең һәм эшкә урнаштыруның зур социаль әһәмиятен исәпкә алып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны игътибарга алырга.

2. 2019 елның җәйге чорында балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча чаралар планын кушымта нигезендә расларга.

3. Район Башкарма комитетына тәэмин итәргә:

- 2019 елның җәйге чорында «Балкыш» балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагере, мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары, профильле лагерьлар эшчәнлеген;

- балаларның тулы кыйммәтле туклануын;

- мәктәп каникуллары вакытында балалар һәм яшүсмерләр белән мәдәни-ял итү, физкультура-сәламәтләндерү һәм туристлык эшләре үткәрүне;

-  балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге мәсьәләләре буенча район мәгариф учреждениеләрендә җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә медицина күзәтүен, әлеге учреждениеләрдә санитар-эпидемиологик иминлекне.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                     Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ «___»____________

_____ санлы карарына кушымта

 

 Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча чаралар планы

 

1. Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру максаты һәм бурычлары

Максат — балаларның ялын һәм сәламәтлеген тәэмин итү, Тукай районы балаларының һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру программаларын тормышка ашыру өчен оптималь шартлар тудыру.

Бурычлар:

- балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлекне тәэмин итү;

- балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен кадрлар белән һәм методик яктан тәэмин итү механизмнарын камилләштерү;

- авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә калган балаларның ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген өстенлекле тәэмин итү;

- балаларның асоциаль тәртибен, сукбайлыкны, профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар тарафыннан  хокук бозуларны кисәтү  буенча барлык кызыксынган органнар һәм оешмалар эшчәнлеген координацияләү;

- балигъ булмаганнарны хезмәт белән тәэмин итү системасын үстерү;

- балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча аз чыгымлы формаларны үстерү;

- мәдәни һәм спорт-сәламәтләндерү эшенең массакүләм формаларын үстерү;

- балалар ялына һәм сәламәтләндерүгә бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итү.

 

2. Тукай муниципаль районы балалары һәм яшьләренең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча чаралар

2.1. Килешү белән тәэмин итү

 

 Чаралар

Башкару вакыты

Башкаручылар

 

2.1.1. Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген тәэмин итү буенча кызыксынган оешмалар белән килешүләр төзү

Январь-декабрь

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге

 

2.1.2. Бюджет оешмалары өчен шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагерьларына юлламалар сатып алуга билгеләнгән тәртиптә заказ урнаштыру

Апрель

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе

 

 

2.2. Җитәкче һәм педагогик кадрлар белән эшләү

 

 Чаралар

Башкару вакыты

Башкаручылар

2.2.1. Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыручыларның төрле категорияләре өчен инструктив киңәшмәләр

 

Апрель-май

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге, авыл администрацияләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Тукай районы үзәк хастаханәсе, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Роспотребнадзор һ.б. (килешү буенча)

 

 2.3. Оештыру-методик яктан тәэмин итү 

 

 Чаралар

Башкару вакыты

Башкаручылар

2.3.1. «Балкыш» балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагереның матди-техник базасына инвентаризация ясау, әзерлеген тәэмин итү

Март - май

Мәктәптән тыш эшләр үзәге

2.3.2. Балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү

Март - август

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге, авыл администрацияләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Тукай районы үзәк хастаханәсе

2.3.3. Көндезге ял лагерьлары арасында «Тукай районының иң яхшы лагере» район смотр-конкурсы

Апрель - сентябрь

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе

2.3.4. «Иң яхшы яшүсмерләр хезмәт бригадасы» район смотр-конкурсы

Июнь - сентябрь

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге

2.3.5. Яшәү урыны буенча балалар һәм яшьләр белән эшне иң яхшы оештыру буенча район конкурсы

Июнь - сентябрь

Тукай муниципаль районының мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлеге

2.3.6. Җәйге ялны оештыручылар өчен методик хезмәт оештыру

Июнь-август

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе

2.3.7. Мәдәни-массакүләм, спорт-сәламәтләндерү чаралары комплексын гамәлгә ашыру

Май - август

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге, авыл администрацияләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Тукай районы үзәк хастаханәсе

2.3.8. Белем бирү оешмалары базасында көндезге ял лагерьларын оештыру

Июнь - декабрь

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе

2.3.9. «Балкыш» балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагере базасында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру

Июнь - декабрь

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе

 

2.4. Мәгълүмати тәэмин итү

 

 Чаралар

Башкару вакыты

Башкаручылар

2.4.1. Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыруны яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү

Январь - декабрь

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, яшьләр һәм спорт бүлеге, авыл администрацияләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Тукай районы үзәк хастаханәсе

2.4.2. Интернет челтәрендә балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерү кампаниясе барышы турында мәгълүмат урнаштыру

Январь - декабрь (кварталга 1 тапкыр, җәйге айларда ай саен)

Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе

   

3. Чараларны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләре

 

Чараларны гамәлгә ашыру мөмкинлек бирәчәк:

  1. балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыруга бүлеп бирелә торган бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттырырга;
  2. оештырылган ял һәм сәламәтләндерү формалары белән колачланган балалар өлешен арттырырга;
  3. балаларның һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларында балаларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга;
  4. ятим балаларның, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, авыр тормыш хәлендә калган балаларның ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген тәэмин итәргә;
  5. 14 яшьтән өлкәнрәк балаларның мәшгульлеген, ялын һәм сәламәтләндерүен оештыруның нәтиҗәле формаларын кертергә һәм үстерергә;
  6. каникул чорында яшүсмерләр җинаятьчелеген киметү тенденциясен саклап калырга;
  7. балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү оешмалары челтәрен саклап калырга;
  8. балаларның ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.43 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International