КАРАР 29 май 2019 ел № 33/2 Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрне төрле яклап үстерү өчен шартлар тудыру эшенең торышы турында

КАРАР

 

«______» ______________2019 ел                                                                 № ______

 

Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрне төрле яклап үстерү өчен шартлар тудыру эшенең торышы турында  

 

Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрне төрле яклап үстерү өчен шартлар тудыру эшенең торышы турында турында мәгълүматны тыңлап, фикер алышканнан соң, балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүнең һәм эшкә урнаштыруның зур социаль әһәмиятен исәпкә алып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны игътибарга алырга.

2. Район Башкарма комитетына:

- балалар һәм яшүсмерләрнең төрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудырып, мәгариф, мәдәният, спорт, социаль яклау, яшьләр оешмалары, хокук саклау органнарының балалар һәм яшүсмерләр белән тәрбия эше формаларын һәм методларын камилләштерү буенча тырышлыкларын берләштерү буенча чаралар күрергә;

- үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуны тәэмин итәргә;

- сәләтле балаларны ачыклау өчен иҗади мохитны үстерергә.

3. Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсенә яшьләр белән тәрбия эшен оештыруны камилләштерү максаты белән балалар һәм яшүсмерләр комплекслы үсешенең нәтиҗәле системасын эшләргә, үзүсеш һәм тәрбия бурычларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга.

4. «Тукай муниципаль районының мәдәният һәм ял үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү һәм ялын оештыру мәсьәләләрендә мәдәният учреждениеләренең ролен камилләштерергә,  балалар һәм яшүсмерләр белән массакүләм чаралар оештыру һәм үткәрүдә мәгариф учреждениеләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтергә.

5. Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенә хокук саклау органнары белән берлектә хокук бозуларга һәм җинаятьчел тәртипкә бирелүчән яшүсмерләр белән профилактик тәрбия эшен активлаштырырга.

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                     Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.13 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International