КАРАР
«___»___________2019 ел №__________
«Тукай муниципаль районында 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасының үтәлеше турында
«Тукай муниципаль районында 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасының үтәлеше турында мәгълүматны тыңлап, фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Мәгълүматны игътибарга алырга.
2. Районның җирле үзидарә органнары, учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә:
- муниципаль районда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе карарларын һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе карарларын үз вакытында үтәүне (үтәү турында язма мәгълүмат биреп) оештырырга;
- тыюлар, чикләүләр, таләпләр рәвешендә белдерелгән закон белән билгеләнгән кагыйдәләрне үтәү нигезендә муниципаль хезмәткәрләр һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләренең коррупциягә каршы тәртип стандартларын формалаштыру буенча эшне көчәйтергә.
3. Районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына:
- районда җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге максатында, бизнес, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән даими рәвештә «түгәрәк өстәлләр» үткәрергә;
- арендада булган җир кишәрлекләре буенча (аренда түләвен вакытында кертү һәм җир кишәрлекләрен максатчан файдалану өлешендә) катгый контроль алып барырга, законсыз бирелгән җир кишәрлекләрен арендалау килешүләрен өзәргә.
4. Район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Р.Л. Гатиятуллинга коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру, коррупциягә каршы көрәш турында законнарны үтәү буенча эшне көчәйтергә.
5. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев