КАРАР
«29_»05.2019 ел №33/7
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында нигезләмәне раслау хакында
«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ санлы Федераль закон, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы нигезендә, Тукай муниципаль районы Уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставында билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгарырга, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ «___»____________
_____ санлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе турында нигезләмә
1. Әлеге нигезләмә, муниципаль хезмәткәр сәламәтлегенә зыян килгән очракта, муниципаль хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча түләү очраклары, тәртибе һәм күләмнәрен билгели (алга таба – мәҗбүри дәүләт иминләштерүе).
2. Муниципаль хезмәткәрләрнең гомере һәм сәламәтлеге муниципаль хезмәткәр вазыйфасына билгеләнгән көннән алып муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгән көнгә кадәр исәпләнелүче муниципаль хезмәт үтү чоры дәвамында мәҗбүри дәүләт иминиятенә алынырга тиеш.
4. Мәҗбүри дәүләт иминиятен гамәлгә ашыруга лицензияләре булган иминият оешмалары мәҗбүри дәүләт иминияте буенча иминләштерүчеләр булырга мөмкин.
Иминиятчене сайлап алу дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.
5. Иминият килешүе иминләштерүче һәм иминләштерелүче арасында иминләштерелгән зат файдасына (файда күрүче) бер календарь елга тәүлекнең 24 сәгате дәвамында иминият яклавы белән Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә төзелә.
Әлеге нигезләмәнең 7 пунктында күрсәтелгән иминият очраклары өчен иминият килешүендә иминиятче тарафыннан файда күрүче даирәсе билгеләнә.
Иминият килешүендә иминләштерүче тарафыннан файда күрүче сыйфатында мәҗбүри рәвештә аталырга тиеш:
иминләштерелгән затның үлем көненә аның белән теркәлгән никахта булган ире (хатыны);
иминләштерелгән затның ата-анасы (уллыкка алучылар), ата-анасы булмаган очракта – әбисе һәм бабасы, әгәр аны өч елдан ким булмаган вакытта тәрбияләгән һәм караган булсалар;
иминләштерелгән затның үги атасы һәм үги анасы – уллыкка алганда, әгәр алар аны биш елдан ким булмаган вакытта тәрбияләгән һәм караган булсалар;
иминләштерелгән затның 18 яшькә кадәр балалары яки әлеге яшьтән зуррак балалары, әгәр алар 18 яшькә җиткәнче инвалид булсалар, шулай ук белем бирү оешмаларында (оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) укучылар, уку тәмамланганчы, әмма алар 23 яшькә җиткәнче;
иминләштерелгән зат опекасында булган кешеләр.
Файда күрүчеләрләр иминият килешүендә хезмәткәр тарафыннан иминләштерүче билгеләгән тәртиптә бирелгән мәгълүмат нигезендә күрсәтелә. Иминият килешүендә файда күрүчеләрләр күрсәтелмәгән очракта, файда күрүчеләрләр дип граждан законнарында билгеләнгән тәртиптә иминләштерелгән затның варислары таныла.
6. Муниципаль хезмәткәрне төзелгән иминият килешүенең гамәлдә булу срогы чыкканчы муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат итү күрсәтелгән муниципаль хезмәткәргә карата муниципаль хезмәт вазыйфасыннан азат ителгән көннән килешүнең гамәлләре туктатылуга китерә. Күрсәтелгән нигез буенча муниципаль хезмәткәргә карата иминият килешүе гамәлдә булу вакытыннан алда туктатылган очракта, иминләштерүче муниципаль хезмәткәрне иминләштерү белән бәйле рәвештә түләнгән иминият премиясен әлеге нигезләмәнең 12 пунктында билгеләнгән тәртиптә иминият килешүенең гамәлдә булу вакытына пропорциональ өлешендә кире кайтара.
7. Иминият очраклары булып тора:
3) иминләштерелгән затның муниципаль хезмәт үткән чорда имгәнүе яки травма алуы;
8. Иминләштерелгән затларга (файда күрүчеләргә) түләнә торган иминият суммаларының күләме муниципаль хезмәткәрнең үзе били торган муниципаль хезмәт вазыйфасы нигезендә айлык окладыннан һәм муниципаль хезмәткәрнең класс чины өчен айлык өстәмәдән торган айлык акчалата кереме окладыннан (алга таба – оклад) чыгып билгеләнә.
9. Иминият очраклары барлыкка килгәндә, иминият суммалары түбәндәге күләмнәрдә түләнә:
I төркем инвалидына – 17,5 оклад;
II төркем инвалидына – 12,25 оклад;
III төркем инвалидына – 10,5 оклад;
Әгәр иминләштерелгән затка иминият очрагына бәйле иминият суммасы түләнгән булса, әмма иминият очрагы кергән көннән алып ел дәвамында һәм шуңа турыдан-туры бәйле рәвештә аның сәламәтлеге какшаса яки ул вафат булса, элек түләнгән иминият суммасын (иминият суммаларын) чигереп, өстәмә иминият түләве башкарыла.
Һәр иминләштерелгән зат өчен түләнә торган иминият премиясенең күләме иминият килешүе белән билгеләнә һәм иминләштерелгән затның иминият килешүен төзү вакытына билгеләнгән окладының 8,75 процентыннан арта алмый.
10. Иминиятче мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча иминият суммасын түләүдән азат ителә, әгәр иминият очрагы:
1) иминләштерелгән затның суд тарафыннан билгеләнгән тәртиптә иҗтимагый куркыныч дип танылган гамәл кылуы аркасында булса;
11. Иминият түләүләре иминләштерелгән затның (файда күрүченең) гаризасы һәм иминләштерүче тарафыннан тапшырылган, иминият очрагы барлыкка килүне раслый торган документлар нигезендә иминиятче тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Иминият кертемнәрен иминләштерүче тарафыннан кертүнең дәвамлылыгы иминият килешүе белән билгеләнә.
13. Мәҗбүри дәүләт иминләштерүенә чыгымнарны финанслау муниципаль бюджет акчалары хисабына гамәлгә ашырыла.