КАРАР
« 28 »июнь 2019 ел №_вн/2
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елның 27 апрелендәге 13/8 санлы карары белән расланган «Торак бинаны үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру турында» нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2010 елныӊ 29 маендагы 116-ФЗ санлы Федераль закон, «Күпфатирлы йортта биналарны үзгәртеп төзүне һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруны җайга салучы нормаларны тәртипкә китерү өлешендә Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 27 декабрендәге 558-ФЗ санлы Федераль закон, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2007 елның 27 апрелендәге 13/8 санлы карары белән расланган «Торак бинаны үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыру турында» нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 3.10 пунктында «торак бинаны» сүзләрен «күпфатирлы йорттагы бинаны» сүзләренә алыштырырга;
1.2. 4 пунктта «торак бинаны» сүзләрен «күпфатирлы йорттагы бинаны» сүзләренә алыштырырга;
1.3. 5.1 пунктында «торак бинаны» сүзләрен «күпфатирлы йорттагы бинаны» сүзләренә алыштырырга;
1.4. 5.3 пунктын яӊа редакциядә бәян итәргә:
«5.3. Үз белдекләре белән үзгәртеп корылган һәм (яки) үзгәртеп планлаштырылган күпфатирлы йортта бина милекчесе яки үз белдеге белән үзгәртеп корылган һәм (яки) үзгәртеп планлаштырылган социаль наем килешүе, социаль файдаланудагы торак фондының торак урынын найм килешүе буенча торак урынын яллаучы мондый бинаны билгеләнгән вакытка элеккеге халәткә кайтарырга тиеш»;
1.5. 5.4 пунктында «торак бина» сүзләрен «күпфатирлы йорттагы бина» сүзләренә алыштырырга.
2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев