КАРАР
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милеген
сату турында
Муниципаль милекне рациональ һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү максатында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 50,51 маддәләренә, «Конкуренцияне яклау турында» 2006 елның 26 июлендәге 135-ФЗ санлы Федераль законга, «Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ санлы Федераль законга, Тукай муниципаль районының муниципаль милеге белән идарә итү тәртибе турында нигезләмәгә, Тукай муниципаль районы Уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль милегендә булган мөлкәтне аукцион нәтиҗәләре буенча сатуны кушымта нигезендә килештерергә.
2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән мөлкәтне гамәлдәге законнар нигезендә аукционда сатуны тәэмин итәргә.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ «___» ___________ ____ санлы карарына кушымта
Аукционда сатылу планлыштырылган күчемсез муниципаль милек исемлеге
|
Мөлкәт исеме |
Урнашкан урыны |
Шәхси характеристикалары |
|
1. Автодром каланчасы (билгеләнеше буенча кулланылмый) Кадастр номеры: 16:39:020501:9
|
Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Әҗмәкәй авыл җирлеге, Яӊа п. |
Мәйданы: 63,7 кв.м
|
|
2. 4 нче цех ( билгеләнеше буенча кулланылмый ) Кадастр номеры: 16:39:020501:8
|
Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Әҗмәкәй авыл җирлеге, Яӊа п. |
Мәйданы: 353,7 кв.м |
|
3. Махсус эшкәртү пункты –корылма ( билгеләнеше буенча кулланылмый ) Кадастр номеры: 16:39:020501:15
|
Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Әҗмәкәй авыл җирлеге, Яӊа п. |
Мәйданы: 129,6 кв.м |
|
4. Яшеренү урыны – корылма (билгеләнеше буенча кулланылмый ) Кадастр номеры: 16:39:020501:16 |
Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Әҗмәкәй авыл җирлеге, Яӊа п. |
Мәйданы: 134,5 кв.м |
|
5. Объектлар астындагы җир кишәрлеге Кадастр номеры: 16:39:020501:3 |
Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Әҗмәкәй авыл җирлеге, Яӊа п. |
Мәйданы: 103964кв.м Билгеләнеше: ял (рекреация) |