КАРАР
№ 34/5 27.08.19 ел
2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар планы чорына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативына алыштыруны килештерү турында
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 138 маддәсе 5 пункты нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар планы чорына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативына алыштыруны килештерергә.
2. Әлеге карарның күчермәсен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына җибәрергә.
3. Карар аңа кул куелган көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарны Тукай районының рәсми сайтында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев