КАРАР
«30» сентябрь 2019 ел № вн/1
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге
һәм аның составына керүче «Кече Шилнә авыл җирлеге»
муниципаль берәмлеге чиген «Яр Чаллы шәһәре»
муниципаль берәмлеге белән чиктәшлек буенча үзгәртү
инициативасын карау һәм Тукай муниципаль районы
Советыныӊ «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге
Шәһәр Советы инициативасын хуплау хакында»
карар проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында»
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законныӊ 12 маддәсе, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законының 13 маддәсе, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә һәм халык фикерен ачыклау максатында, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм аның составына керүче «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге чиген «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге белән чиктәшлек буенча (алар составына керүче торак пунктларны башка муниципаль берәмлекләр территорияләренә кертүгә китерми торган) үзгәртү турында инициативаны карарга.
2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм аның составына керүче «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге чиген «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге белән чиктәшлек буенча (алар составына керүче торак пунктларны башка муниципаль берәмлекләр территорияләренә кертүгә китерми торган) үзгәртү мәсьәләсе буенча халык тыңлауларын үткәрүне 2019 елныӊ 14 октябренә 18.00 сәгатькә түбәндәге адрес буенча билгеләргә: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, Тукай муниципаль районы Советыныӊ утырышлар залы.
3. Фикер алышына торган мәсьәлә буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр, шулай ук чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар эш көннәрендә, әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән алып 2019 елның 14 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, 203 кабинет, тел. 8 (8552) 70-16-06 (Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ гомуми бүлеге).
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга, Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Л.Г. Авзаловка йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев