КАРАР 30.09. 2019 ел № вн/ 2 Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2009 елныӊ 14 апрелендәге «Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен социаль ипотека системасында торак төзелешен гамәлгә ашыру өчен түләүсез бирү турында карар кабул итү тәртибе хакында» 31/2 санлы карары үз көчен югалтуны тану турында

 

 

КАРАР

30.09. 2019 ел                                                                              № вн/ 2_____

 

Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2009 елныӊ 14 апрелендәге «Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен социаль ипотека системасында торак төзелешен гамәлгә ашыру өчен түләүсез бирү турында карар кабул итү тәртибе хакында» 31/2 санлы карары үз көчен югалтуны тану турында

 

Гамәлдәге федераль законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, Россия Федерациясе Җир кодексы, Тукай районы прокуратурасының 2019 елныӊ 13 июнендәге 02-08-06 санлы таләбе, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2009 елныӊ 14 апрелендәге «Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен социаль ипотека системасында торак төзелешен гамәлгә ашыру өчен түләүсез бирү турында карар кабул итү тәртибе хакында» 31/2 санлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

3.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                            Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 718.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International