КАРАР 30.09._ 2019 ел     № вн/5  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының күчемле муниципаль милкен читләштерү турында

КАРАР

 

30.09._ 2019 ел                                                                              № вн/5 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының күчемле муниципаль милкен читләштерү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 50, 51 маддәләре нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1.  Муниципаль районныӊ Башкарма комитетына муниципаль милекне бушлай түбәндәге муниципаль берәмлек милкенә күчерүне килештерергә:

Тукай муниципаль районы «Иске Дөреш  авыл җирлеге», күчемле милек:

- янгын сүндерү машинасы АЦ-14(131), дәүләт номеры  М610РТ  116RUS, шасси № 467417, двигатель № 536734, 1981 елда җитештерелгән, беренчел баланс бәясе  559659,29 сум,  калдык бәясе 237 762,39 сум.

Тукай муниципаль районы «Сәмәкәй  авыл җирлеге», күчемле милек:

- янгын сүндерү машинасы АЦ-40(131), дәүләт номеры  Р530СО 16RUS, шасси № 606961, двигатель № 574980, 1984 елда җитештерелгән, беренчел баланс бәясе  218 074,0 сум, калдык бәясе 0,00 сум;

Тукай муниципаль районы «Иштирәк  авыл җирлеге», күчемле милек:

- янгын сүндерү машинасы АЦ-40(131), дәүләт номеры  В980СУ  16RUS, шасси № 0953649, двигатель № 125967, 1992 елда җитештерелгән, беренчел баланс бәясе  370 486,05 сум,  калдык бәясе 0,00 сум.

2. Муниципаль районныӊ Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыру эшләрен башкарырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                            Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 611.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International