Карар «21» октябрь  2019  ел    № 35/11 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (беренче укылыш)

 

 

«21» октябрь  2019  ел                                                                                № 35/11

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (беренче укылыш)

 

 

Федераль законнардагы һәм Татарстан Республикасы законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле  рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 44 маддәсенә, муниципаль район уставыныӊ 88, 89 маддәләренә таянып, муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын 1 кушымта нигезендә беренче укылышта кабул итәргә һәм аны халык тыңлауларына чыгарырга.

2. Расларга:

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибен 2 кушымта нигезендә.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү тәртибен 3 кушымта нигезендә.

3. Түбәндәге составта халык тыңлауларын үткәрү буенча комиссия төзергә:

1) Закиров Рөстәм Илдус улы - муниципаль район Башлыгы урынбасары, комиссия рәисе;

2) Абдульманова Роза Николаевна – комиссия әгъзасы;

3) Волкова Рима Раисовна – комиссия әгъзасы.

4. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын 2019 елныӊ 15 ноябрендә 18.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үткәрергә дип билгеләргә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, 2 кат (муниципаль район Советыныӊ утырышлар залы).

5. Комиссиягә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча төзәтмәләрне һәм тәкъдимнәрне өйрәнергә һәм гомумиләштерергә, тәкъдимнәрне исәпкә алып, карар проектын эшләп бетерергә һәм район Советы каравына кертергә.

6. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.

 7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                          Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ __ ________________ ___ санлы карарына 1 кушымта  

 

 

 ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫНЫҢ

 «ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ» МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ УСТАВЫНА ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР КЕРТҮ ТУРЫНДА»

КАРАР ПРОЕКТЫ

 

Федераль законнардагы һәм Татарстан Республикасы законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле  рәвештә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 44 маддәсенә, муниципаль район уставыныӊ 88, 89 маддәләренә таянып, муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. Муниципаль берәмлек Советының 2012 елның 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кертергә:

 

1) Уставның 6 маддәсе 1 өлеше 5 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

           «5) муниципаль район чикләрендә торак пунктлар чикләреннән тыш җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге, муниципаль район чикләрендә торак пунктлар чикләреннән тыш җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының сакланышына муниципаль контрольне гамәлгә ашыру, юл хәрәкәтен оештыру һәм аларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә автомобиль юлларыннан файдалану һәм юл эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру;»;

 

2) Уставның 6 маддәсе 1 өлеше 15 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

           «15) муниципаль район территориясендә каты коммуналь калдыкларны җыю (шул исәптән аерым җыю), туплау, чыгару, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү эшчәнлеген оештыруда катнашу;»;

 

3) Уставның 6 маддәсе 1 өлеше 16 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

           «16) муниципаль районның территориаль планлаштыру схемаларын раслау, муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасы нигезендә әзерләнгән территорияне планлаштыру буенча документларны раслау, муниципаль район территориясендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасын алып бару, муниципаль ихтыяҗлар өчен муниципаль район чикләрендә җир кишәрлекләрен резервлау һәм алу, планлаштырыла торган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамә, хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру мөмкинлеге булмау турында хәбәрнамә, төзелгән яки үзгәртеп корылган шәхси торак төзелеше яки бакча йортының, авылара территорияләрдә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын яисә бакча йортларын төзегәндә яисә реконструкцияләгәндә, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында закон таләпләренә туры килүе яки туры килмәве турында хәбәрнамәләр җибәрү, Россия Федерациясе граждан законнары нигезендә авылара территориядә урнашкан үзирекле корылманы сүтү турында карар, авылара территориядә урнашкан үзирекле корылманы сүтү яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында карар, максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмый яки Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган һәм авылара территориядә урнашкан җир кишәрлеген тартып алу турында карар кабул итү, авылара территориядә урнашкан үзирекле корылманы сүтүне яисә аны Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда билгеләнгән таләпләргә туры китерүне гамәлгә ашыру, авылара территориядә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү;»;

 

4) Уставның 45 маддәсе 1 өлеше 2 пунктыныӊ сигезенче абзацын төшереп калдырырга.

 

5) Уставның 45 маддәсе 1 өлеше 3 пунктының сигезенче абзацын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

           «-муниципаль район территориясендә каты коммуналь калдыкларны җыю (шул исәптән аерым җыю), туплау, чыгару, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү эшчәнлеген оештыруда катнашу;»;

 

6) Уставның 45 маддәсе 1 өлеше 3 пунктыныӊ уникенче абзацын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

           «-муниципаль районның территориаль планлаштыру схемаларын раслау, муниципаль районның территориаль планлаштыру схемасы нигезендә әзерләнгән территорияне планлаштыру буенча документларны раслау, муниципаль район территориясендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасын алып бару, муниципаль ихтыяҗлар өчен муниципаль район чикләрендә җир кишәрлекләрен резервлау һәм алу, планлаштырыла торган төзелеш турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамә, хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килмәве һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру мөмкинлеге булмау турында хәбәрнамә, төзелгән яки үзгәртеп корылган шәхси торак төзелеше яки бакча йортының, авылара территорияләрдә урнашкан җир кишәрлекләрендә шәхси торак төзелеше объектларын яисә бакча йортларын төзегәндә яисә реконструкцияләгәндә, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында закон таләпләренә туры килүе яки туры килмәве турында хәбәрнамәләр җибәрү, Россия Федерациясе граждан законнары нигезендә авылара территориядә урнашкан үзирекле корылманы сүтү турында карар, авылара территориядә урнашкан үзирекле корылманы сүтү яки аны билгеләнгән таләпләргә туры китерү турында карар, максатчан билгеләнеше буенча файдаланылмый яки Россия Федерациясе законнарын бозып файдаланыла торган һәм авылара территориядә урнашкан җир кишәрлеген тартып алу турында карар кабул итү, авылара территориядә урнашкан үзирекле корылманы сүтүне яисә аны Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында каралган очракларда билгеләнгән таләпләргә туры китерүне гамәлгә ашыру, авылара территориядә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү;»;

 

7) Уставның 45 маддәсе 1 өлеше 4 пунктыныӊ икенче абзацын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

           «-муниципаль район чикләрендә торак пунктлар чикләреннән тыш җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге, муниципаль район чикләрендә торак пунктлар чикләреннән тыш җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының сакланышына муниципаль контрольне гамәлгә ашыру, юл хәрәкәтен оештыру һәм аларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә автомобиль юлларыннан файдалану һәм юл эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру;»;

 

8) Уставныӊ 49 маддәсе 6 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«6) Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарларын билгеләп куя һәм вазыйфаларыннан азат итә, алар арасында вазыйфаларны бүлә, муниципаль хезмәткәрләрне һәм район Башкарма комитетының башка хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфаларыннан азат итә, аларның эшчәнлеген контрольдә тота, аларга карата кызыксындыру һәм дисциплинар җаваплылык чараларын куллана;»;

 

9) Уставныӊ 81 маддәсе 12 пунктыныӊ җиденче абзацын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«Чираттагы финанс елыннан һәм план чорының һәр елыннан (чираттагы финанс елыннан) соң килә торган елның 1 январе торышына муниципаль эчке бурычның иң югары чиге һәм (яисә) муниципаль тышкы бурычның иң югары чиге;»;

 

10) Уставның 81 мадәсе 12 пунктының сигезенче, тугызынчы абзацларын төшереп калдырырга.

 

11) Уставныӊ 87 маддәсе 1 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«1. Муниципаль финанс контроле Россия Федерациясе бюджет законнарын, бюджет-хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы башка норматив хокукый актларны, шулай ук муниципаль контрактларны, бюджеттан акча бирү турында шартнамәләр (килешүләр) шартларын үтәүне  тәэмин итү максатында гамәлгә ашырыла.»;

 

12) Уставныӊ 84 маддәсен яңа редакциядә бәян итәргә:

 

«84 маддә. Районның муниципаль бурыч алулары (муниципаль бурыч)

 

1. Муниципаль бурыч алулар дигәндә гавами-хокукый берәмлек исеменнән муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру юлы белән һәм кредитлар формасында гавами-хокукый берәмлек бюджетына заем акчаларын җәлеп итү аңлашыла, алар буенча гавами-хокукый берәмлекнеӊ заемчы буларак бурыч йөкләмәләре барлыкка килә.

2. Район бюджеты кытлыгын финанслау һәм бурыч йөкләмәләрен түләү максатында, район муниципаль эчке бурыч алуларны башкарырга хокуклы.   

3. Районның муниципаль эчке бурыч алулары дигәндә район исеменнән муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру юлы белән һәм Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан һәм кредит оешмаларыннан кредитлар формасында җирле бюджетка заем акчаларын җәлеп итү аңлашыла, алар буенча районның заемчы буларак Россия Федерациясе валютасында белдерелгән бурыч йөкләмәләре барлыкка килә.

4. Муниципаль тышкы бурыч алулары дигәндә муниципаль берәмлек  исеменнән Россия Федерациясе тарафыннан максатчан чит ил кредитларын куллану кысаларында федераль бюджеттан җирле бюджетка кредитлар җәлеп итү күздә тотыла, алар буенча муниципаль берәмлекнеӊ Россия Федерациясе алдында чит ил валютасында белдерелгән бурыч йөкләмәләре барлыкка килә.

5. Муниципаль тышкы бурыч алулар чираттагы финанс елына һәм планнар чорына Россия Федерациясенең дәүләт тышкы бурыч алулары программасына кертелгән проектларны финанслау максатында гамәлгә ашырыла.

6. Район исеменнән муниципаль бурыч алуларны гамәлгә ашыру хокукына Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә район Башкарма комитеты ия.   

7. Район бюджетының агымдагы финанс елы башына калган акчалары агымдагы финанс елында район бюджеты турында карар нигезендә район бюджеты кытлыгын финанслауның күрсәтелгән чыганагы сыйфатында каралган акчаларның күләменнән артып киткән күләмдә касса өзеклекләрен каплауга юнәлдерелергә мөмкин.»;

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ __ ________________ ___ санлы карарына 2 кушымта  

 

 

Тукай муниципаль районы Советыныӊ «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»  карар проекты буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм гражданнарның аныӊ буенча фикер алышуда катнашу тәртибе

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»  карар проекты буенча тәкъдимнәр Тукай муниципаль районы Советына язма рәвештә төзәтмәләр таблицасы формасында  түбәндәге үрнәк нигезендә кертелә:

 

Пункт, пунктча

Карар проектыныӊ тексты

Төзәтелгән текст

Төзәтүне исәпкә алып, карар проекты тексты

Төзәтмәләр авторы (фамилиясе,исеме, атасыныӊ исеме, адресы, телефоны, эш (уку) урыны)

 

 

 

 

 

 

 

 

         Тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә: ТР, Яр Чаллы шәһәре,                              М. Җәлил проспекты, 46 йорт;

         почта аша: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт

яисә факс буенча 8(8552)70-37-82.

         Тәкъдимнәр карар проекты «Якты юл» («Светлый путь») газетасында басылып чыккан көннән 2019 елныӊ 14 ноябренә кадәр эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.           

         2. Халык тыӊлауларында чыгыш ясау хокукы белән катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча бирелә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт, 116 каб.;

         почта аша: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт

         яисә факс буенча 8(8552)70-37-82.

         Гаризалар, халык тыңлауларын үткәрү датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча, эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

         3. Гражданнарның тәкъдимнәре Тукай муниципаль районы Советы аппараты хезмәткәрләре тарафыннан теркәлә һәм карау өчен законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә тапшырыла.

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ __ ________________ ___ санлы карарына 3 кушымта  

 

 

Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү тәртибе

 

         1. Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыңлаулары (алга таба – халык тыӊлаулары) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставының 16 маддәсе нигезендә үткәрелә.

         2. Халык тыңлауларында үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чыгыш ясау хокукы белән катнашучылар булып, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советына халык тыңлауларын үткәрү датасына кадәр җиде көннән дә соңга калмыйча язма гаризалар тапшырган район халкы тора.

         3. Халык тыңлауларында чыгыш ясау хокукыннан башка барлык кызыксынган район халкы катнаша ала.

         4. Катнашучылар халык тыңлаулары башланырга 30 минут кала теркәлә башлый.

         5. Халык тыӊлауларында район башлыгы яки район башлыгы урынбасары рәислек итә.

         6. Халык тыӊлаулары рәислек итүченең катнашучыларга фикер алышына торган мәсьәләнең асылы, тыңлаулар үткәрү тәртибе турында хәбәр итүче кереш сүзе белән ачыла.

         7. Беркетмәне рәсмиләштерү, кергән тәкъдимнәрне, искәрмәләрне исәпкә алу өчен, рәислек итүче тәкъдиме буенча секретариат җитәкчесе һәм ике әгъзасы составында халык тыңлаулары секретариаты сайлана.

         8. Төп доклад белән эшче төркем әгъзасы чыгыш ясый.

         9. Чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашучылар, гариза бирү вакытына карап, чират тәртибендә үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чакырыла.

         10. Халык тыңлауларында катнашучыларның чыгышлары 5 минуттан артмаска тиеш.

         11. Халык тыңлауларында катнашучылар, чыгыш тәмамланганнан соӊ, рәислек итүче рөхсәте белән чыгыш ясаучыларга сораулар бирергә хокуклы.

         12. Халык тыңлауларында катнашучылар халык тыңлаулары барышына кысылырга, аны  өзәргә һәм үткәрүгә комачауларга хокуклы түгел.

         13. Халык тыңлауларын үткәргәндә тәртипне саклау халык тыңлауларында катнашу өчен мәҗбүри шарт булып тора.

         14. Катнашучылар тарафыннан халык тыңлауларын үткәрү тәртибе бозылган очракта, рәислек итүче аларны утырыш залыннан чыгаруны таләп итәргә хокуклы.

         15. Чыгышлар тәмамланганнан соң, рәислек итүче халык тыңлаулары барышында әйтелгән тәкъдимнәрне, искәрмәләрне ачыклау өчен, халык тыңлаулары секретариаты җитәкчесенә сүз бирергә мөмкин.

         16. Тыңлауларда катнашучыларның барлык искәрмәләре һәм тәкъдимнәре халык тыңлаулары беркетмәсенә кертелә. Беркетмә билгеләнгән тәртиптә Тукай муниципаль районы Советы материалларында саклана.

17. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә эшче төркем тарафыннан әзерләнә.

18. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә халыкка игълан ителергә тиеш.

19. Халык тыңлауларын үткәрүне оештыру һәм матди-техник тәэмин итүне район Советы аппаратыныӊ оештыру бүлегенә йөкләргә.

 

        

pdf
Скачать текст
PDF, 305.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International