КАРАР
«__» ___________ 2019 ел № ___
Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 20 августындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 27/9 санлы карарына Татарстан Республикасы Тукай районы прокуратурасының 2019 елныӊ 19 сентябрендәге 02-08-02 санлы протестын карау турында
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен РФ Шәһәр төзелеше кодексы һәм 342-ФЗ санлы Федераль закон нормаларына туры китерү максатында, Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 20 августындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 27/9 санлы карарына Татарстан Республикасы Тукай районы прокуратурасы протестын карап,
муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 20 августындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 27/9 санлы карарына Татарстан Республикасы Тукай районы прокуратурасының 2019 елныӊ 19 сентябрендәге 02-08-02 санлы протестын карарга.
2. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елның 20 августындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 27/9 санлы карарына, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең текст өлешендә 29 маддә 8 өлешен яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә:
- «Төзелешкә рөхсәт алу өчен проект документларының составы, рәсмиләштерү һәм тапшыру тәртибе Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы һәм аның нигезендә башка норматив хокукый актлар белән билгеләнә. Капиталь төзелеш объектларының проект документлары составына, линияле объектларның проект документларыннан тыш, түбәндәге бүлекләр кертелә:
1) архитектура-төзелеш проектын төзү, төзелеш, реконструкция, капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау өчен беренчел мәгълүматлар белән, шул исәптән инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) техник шартлары белән һәм, проект документларына экспертиза үткәрүгә кадәр инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза үткәрелгән очракта, инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертизаның уңай бәяләмәсе реквизитлары белән аңлатма язуы;
2) җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планында күрсәтелгән мәгълүмат нигезендә эшләнгән җир кишәрлеген планлаштыру схемасы, проект документларын линия объектларына карата әзерләгән очракта, территорияне планлаштыру проекты нигезендә бүлеп бирелгән кишәрлек проекты (линияле объектны төзү, реконструкцияләү өчен территорияне планлаштыру буенча документлар әзерләү таләп ителми торган очраклардан тыш);
3) архитектура, функциональ-технологик, конструктив, инженер-техник билгеләмәләр булган бүлекләр һәм (яки) түбәндәгеләрне үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар:
а) техник регламент таләпләре, шул исәптән механик, янгын һәм башка куркынычсызлык таләпләре, энергетик нәтиҗәлелек таләпләре, биналар, төзелмәләр, корылмаларныӊ кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу приборлары белән җиһазландыруга (шул исәптән, алар составына керүче инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә һәм системаларына) таләпләр, капиталь төзелеш объектына инвалидларның керә алуын тәэмин итүгә таләпләрне (проект документларын сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, ял, спорт һәм социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге башка объектларга, транспорт, сәүдә, җәмәгать туклануы объектларына, эшлекле, административ, финанс, дини билгеләнештәге объектларга, торак фонды объектларына, торак фонды объектларына карата әзерләгән очракта);
б) санитар-эпидемиологик таләпләр, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләр, атом энергиясен куркынычсыз куллануга карата таләпләр, сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләре, электр энергетикасы системаларының һәм объектларының ышанычлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә таләпләр, объектларның террорчылыкка каршы сакланышы таләпләрен;
в) биналарны һәм корылмаларны проектлаштыру, төзү, монтажлау, көйләү, эксплуатацияләү процессларына таләпләрне;
г) капиталь төзелеш объектларын инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча техник шартлар таләпләрен;
4) капиталь төзелеш объектларын төзүне оештыру проекты;
5) капиталь төзелеш объектларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүгә таләпләр;
6) капиталь төзелеш объектын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү өчен, аны капиталь ремонтлау буенча кирәкле эшләрне башкаруның норматив ешлыгы турында белешмәләр, шулай ук күпфатирлы йортны төзү, үзгәртеп кору өчен проект документларын әзерләгән очракта күрсәтелгән эшләрнең күләме һәм составы турында белешмәләр.
Экспертизага һәм Дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына бирелгән проект документлары составы һәм бүлекләре эчтәлегенә таләпләр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә һәм капиталь төзелеш объектларының төрле төрләренә (шул исәптән линияле объектларга) карата, шулай ук капиталь төзелеш объектларыныӊ билгеләнешенә, эш төрләренә (капиталь төзелеш объектлары төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау), аларны карап тотуга, эшләрне финанслау чыганакларына һәм әлеге маддә таләпләре нигезендә төзелешнең, реконструкциянең аерым этапларын бүлүгә бәйле рәвештә һәм түбәндәге үзенчәлекләрне исәпкә алып дифференциацияләнә:
1) проект документларын әзерләү капиталь төзелеш объектларының төрле төрләренә карата (шул исәптән линияле объектларга карата) аерым бүлекләр күләмендә башкарыла, шулай ук капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләгәндә (капиталь төзелеш объектын реконструкцияләгәндә) башкарыла торган эшләрнең эчтәлегенә бәйле рәвештә, төзүче яки техник заказчыныӊ проектлауга йөкләмәсе нигезендә;
2) капиталь төзелеш объектларын төзүне оештыру проектында капиталь төзелеш объектларын, аларның өлешләрен сүтү буенча эшләрне оештыру проекты булырга тиеш (башка капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү өчен капиталь төзелеш объектларын, аларның өлешләрен сүтү кирәк булган очракта);
3) проект документларындагы карарлар һәм чаралар мәдәни мирас объектларын саклау турында Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килергә тиеш (мәдәни мирас объектларын саклау буенча эшләр башкару өчен проект документлары әзерләнгән очракта, әлеге объектларныӊ конструктив һәм ышанычлылык һәм куркынычсызлык характеристикаларына кагылганда);
4) проект документларына «Капиталь төзелеш объектын төзүгә, реконструкцияләүгә, капиталь ремонтлауга, сүтүгә смета» бүлеге кертелергә тиеш (төзү, реконструкцияләү, сүтү Россия Федерациясе бюджет системасының бюджет акчаларын, әлеге Кодексның 8.3 маддәсе 2 өлешендә күрсәтелгән юридик затларныӊ средстволарын җәлеп итеп финансланган, капиталь ремонт Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары акчаларын, әлеге Кодексның 8.3 маддәсе 1 өлешендә күрсәтелгән затлар акчаларын җәлеп итеп финансланган очракта);
5) «Куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать куркынычсызлыгы турында» 1997 елның 21 июлендәге 116-ФЗ санлы Федераль законның 14 маддәсе 3 пунктында, «Гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгы турында» 1997 елның 21 июлендәге 117-ФЗ санлы Федераль законның 10 маддәсендә, «Атом энергиясен куллану турында» 1995 елның 21 ноябрендәге 170-ФЗ санлы Федераль законның 30 маддәсендә, «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкарьләр) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ санлы Федераль законның 36 маддәсе 2 һәм 3 пунктларында каралган очракларда, проект документлары составына күрсәтелгән федераль законнарда каралган документлар, проект документларының бүлекләре мәҗбүри тәртиптә кертелә.
Атом энергиясен куллану объектларының (шул исәптән атом-төш җайланмаларының, атом-төш материалларын һәм радиоактив матдәләрне саклау пунктларының, радиоактив калдыкларны саклау пунктларының), Россия Федерациясе законнары нигезендә билгеләнгән куркыныч җитештерү объектларыныӊ, аеруча куркыныч, техник яктан катлаулы, уникаль объектларныӊ, оборона һәм куркынычсызлык объектларыныӊ проект документларында шулай ук гражданнар оборонасы буенча чаралар, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар, террорчылыкка каршы чаралар исемлеге булырга тиеш.».
3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга.
5. Әлеге карар басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев