КАРАР
«___»____________ 2019 ел № _____
«Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге Шәһәр Советыныӊ «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм аның составына керүче «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге чиген «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге белән чиктәшлек буенча үзгәртү инициативасын хуплау хакында
2019 елныӊ 1 августындагы 32/9 санлы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм аның составына керүче «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге чиген «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге белән чиктәшлек буенча үзгәртү инициативасын карап, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законныӊ 12 маддәсе, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә һәм халык фикерен ачыклау максатында, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм аның составына керүче «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге чиген «Яр Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге белән чиктәшлек буенча (алар составына керүче торак пунктларны башка муниципаль берәмлекләр территорияләренә кертүгә китерми торган) үзгәртү турында инициативаны хупларга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Л.Г. Авзаловка йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев