КАРАР
11.11. 2019 ел №36/4
Тукай муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырылучы муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибен раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ санлы Федераль законныӊ 6 маддәсе 2 өлеше нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырылучы муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибен кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ ______ карарына кушымта
Тукай муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырылучы муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибе
1. Тукай муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырылучы муниципаль контроль төрләре исемлеген алып бару тәртибе (алга таба – тәртип), Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне тормышка ашыру турында мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү максатында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ санлы Федераль законныӊ 6 маддәсе 2 өлеше 1 пункты нигезендә эшләнгән. Тәртип муниципаль контроль төрләре исемлеген формалаштыру һәм алып бару процедурасын һәм аларны Тукай муниципаль районында гамәлгә ашыручы вәкаләтле Тукай муниципаль районыныӊ җирле үзидарә органнарын билгели (алга таба – исемлек).
2. Исемлек Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан әлеге тәртипкә кушымтада бирелгән форма буенча төзелә һәм алып барыла.
3. Исемлеккә түбәндәге мәгълүматлар кертелә:
1) Тукай муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырылучы муниципаль контроль төренеӊ исеме;
2) тиешле муниципаль контроль төрен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр бирелгән Тукай муниципаль районыныӊ җирле үзидарә органнары исеме, аларның урнашу урыны, телефоны;
3) муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен билгеләүче Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы норматив хокукый актыныӊ, муниципаль норматив хокукый актның исеме һәм реквизитлары;
4) муниципаль контрольнең тиешле төрен гамәлгә ашыруның административ регламентын раслау турында Тукай муниципаль районы муниципаль норматив хокукый актының исеме һәм реквизитлары.
4. Исемлеккә үзгәрешләр кертү тәртипнең 3 пункты 4 пунктчасында каралган Тукай муниципаль районының муниципаль норматив хокукый акты кабул ителгән яки аӊа үзгәрешләр кертелгән көннән алып 10 көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Тукай муниципаль районының муниципаль контроль төрләре һәм Тукай муниципаль районы территориясендә аларны гамәлгә ашыру өчен вәкаләтле җирле үзидарә органнары исемлеге
|
№ |
Муниципаль контроль төр исеме |
Тиешле муниципаль контроль төрен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләр бирелгән Тукай муниципаль районыныӊ җирле үзидарә органы исеме (урнашу урыны, телефоны) |
Тиешле муниципаль контроль төрен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыруны тәэмин итүче Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарыныӊ структур бүлекчәләре яки вазыйфаи затлары исеме (урнашу урыны, телефоны) |
Муниципаль контрольнең тиешле төрен гамәлгә ашыруның административ регламентын раслау турында Тукай муниципаль районы муниципаль норматив хокукый актының исеме һәм реквизитлары |
|
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
|
|
|
|
|
|