Карар "6" декабрь 2019ел № 37/2 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында

 

1 статья

1. 2020 елга Тукай муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәренең гомуми күләмен                                  854 599,75 меӊ сум  итеп;

2) Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен                                854 599,75 меӊ сум итеп;

3) Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгын 0 сум итеп.

2. 2021 елга һәм 2022 елга Тукай муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) 2021 елга Тукай муниципаль районы бюджет керемнәренең гомуми күләмен 838 816,27 меӊ сум, 2022 елга – 860 156,84 меӊ сум итеп;

2) Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен:

- 2021 елга 838 816,27 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны – 14 070,54 меӊ сум;

- 2022 елга 860 156,84 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 29 160,32 меӊ сум күләмендә;

3) 2021 елга Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгын 0 сум  һәм 2020 елга 0 сум  итеп.

3. Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын расларга:

-  2020 елга әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;

- 2021 һәм 2022 еллар планы чорына әлеге карарга 2 кушымта нигезендә.

 

2 статья

1. 2021 елның 1 январена Тукай муниципаль районы эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

2. 2022 елның 1 январена Тукай муниципаль районы эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

3. 2022 елның 1 январена Тукай муниципаль районының муниципаль эчке бурыч чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.    

4. 2020 елда бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары хисабына мөмкин булган гарантия очраклары буенча муниципаль гарантияләрне үтәүгә Тукай муниципаль районы бюджетыныӊ бюджет ассигнованиеләре гомуми күләмен 0 сум; 2021 елда – 0 сум, 2022 елда 0 сум күләмендә расларга.

 

3 статья

1. Тукай муниципаль районы бюджетында 2020 елга фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 3 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

2. Тукай муниципаль районы бюджетында 2021 һәм 2022 еллар планы чорына фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 4 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

4 статья

2020 елда һәм 2021, 2022 еллар планы чорында Тукай муниципаль районы муниципаль унитар предприятиеләре табышының 2019, 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр түләгәннән соң калган өлешен Тукай муниципаль районы бюджетына күчерү 2020, 2021 һәм 2022 елларның 1 июленә кадәр чиста табышның 30 проценты күләмендә башкарыла дип расларга.

 

5 статья

1. Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәренең баш администраторлары исемлеген әлеге карарга 5 кушымта нигезендә расларга.

2. Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары исемлеген әлеге карарга 6 кушымта нигезендә расларга.

 

6 статья

1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.10 маддәсе нигезендә Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле бюджетара субсидияләр күләмен расларга:

- 2020 елда – 1 407,8 меӊ сум;

- 2021 елда – 2 377,0 меӊ сум;

- 2022 елда 2 734,1 меӊ сум күләмендә.

 2. 2020 елда һәм 2021, 2022 еллар планы чорында Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына әлеге маддәдә каралган бюджетара субсидияләрне күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла. 

 

7 статья

1. Тукай муниципаль районы чыгымнарының ведомство структурасын расларга:

- 2020 елга әлеге карарга 7 кушымта нигезендә;

- 2021, 2022 еллар планы чорына әлеге карарга 8 кушымта нигезендә.

2. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне расларга:

- 2020 елга әлеге карарга 9 кушымта нигезендә;

- 2021, 2022 еллар планы чорына әлеге карарга 10 кушымта нигезендә.

3. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнарының максатчан статьялары (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программасыз юнәлешләре), бюджет чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре төркемнәре, бүлекләре, бүлекчәләре буенча бүлүне расларга:

- 2020 елга әлеге карарга 11 кушымта нигезендә;

- 2021, 2022 еллар планы чорына әлеге карарга 12 кушымта нигезендә.

4. Тукай муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2020 елга – 0 сум, 2021 елга – 0 сум, 2022 елда 0 сум күләмендә расларга.

 

8 статья

Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, физик затларга – товар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләргә Тукай муниципаль районы Советының әлеге карарында каралган субсидияләр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә бирелә.

 

9 статья

Авыл җирлекләренә субсидияләр хисабына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен расларга:

- 2020 елга 46 629,3 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 13 кушымта нигезендә;

- 2021 елга  51 049,8 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 14 кушымта нигезендә;

- 2022 елга 51 153,5 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 15 кушымта нигезендә.

 

10 статья

Авыл җирлекләренә субвенцияләр хисабына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен расларга:

- 2020 елга 123,8 меӊ сум күләмендә  әлеге карарга 13 кушымта нигезендә;

- 2021 елга 132,7 меӊ сум күләмендә  әлеге карарга 14 кушымта нигезендә;

- 2022 елга 134,1 меӊ сум күләмендә  әлеге карарга 15 кушымта нигезендә.

 

11 статья

Авыл җирлекләренә чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатында җирле бюджет хисабына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен расларга:

- 2020 елга 466,3 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 13 кушымта нигезендә;

- 2021 елга 510,5 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 14 кушымта нигезендә;

- 2022 елга 511,55 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 15 кушымта нигезендә.

 

12 статья

2020 елга һәм 2021, 2022 еллар планы чорына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен авыл җирлекләре бюджетларына 30,0 мең сум күләмендә субвенцияләр күләмен әлеге карарга 16 кушымта нигезендә расларга.

 

13 статья

Хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр күләмен әлеге карарга 17 кушымта нигезендә расларга:

- 2020 елда – 2 946,4 меӊ сум;

- 2021 елда – 2 950,7 меӊ сум;

- 2022 елда 2 996,9 меӊ сум күләмендә.

 

14 статья

Авыл җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертларны бүлү бюджет средстволарын баш бүлүче тарафыннан раслана.

 

15 статья

Ай саен Тукай муниципаль районы бюджетына авыл җирлекләре бюджетларыннан күчерелергә тиешле башка бюджетара трансфертлар күләмен төзелгән килешүләр нигезендә расларга:

         - төзекләндерү (юлларны кышкы чистарту) кысаларында авыл җирлекләре автомобиль юлларын карап тоту буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыруга 2020 елга – 28 994,4 мең сум;  2021 елга – 9 645,3 меӊ сум; 2022 елга 9 645,3 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 18-20 кушымталар нигезендә;

         - 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар планы чорына күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау чараларын тәэмин итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыруга ел саен 6 719,0 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 18-20 кушымталар нигезендә;

- 2020 елга территорияне төзекләндерү буенча вәкаләтләрнеӊ бер өлешен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыруга 1 106,6 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 18 кушымта нигезендә;

         - авыл халкының ялын оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру буенча чараларны тәэмин итүгә 2020 елга – 33 728,0 меӊ сум; 2021 елга – 49278,65 меӊ сум; 2022 елга 50052,6 сум күләмендә әлеге карарга 18-20 кушымталар нигезендә.  

 

16 статья

2020 елга һәм 2021, 2022 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджетына җирлекләр бюджетларыннан субсидияләр күләмен әлеге карарга 21 кушымта нигезендә расларга.

Тиешле җирлекләрнең җирле үзидарә органнарына әлеге маддәдә күрсәтелгән субсидияләрне җирлек бюджетларында исәпкә алырга, Тукай муниципаль районы бюджетына ай саен күчерүне тәэмин итәргә.

 

17 статья

Тукай муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы бюджетыннан күчерелә торган бюджетара трансфертларны расларга:

- 2020 елга әлеге карарга 22 кушымта нигезендә;

- 2021, 2022 еллар планы чорына әлеге карарга 23 кушымта нигезендә.

 

18 статья

1. 2020 елда Тукай муниципаль районының җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук районның җирле үзидарә органнары һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.  

2. 2020 елда җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарына муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә тәкъдим итәргә.     

 

19 статья

Товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә Тукай муниципаль районы исеменнән төзелгән контрактлар өчен түләүгә (әлеге муниципаль контрактларның шартлары нигезендә 2018 елда түләнергә тиеш) файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре калдыгы суммасыннан артмаган күләмдәге Тукай муниципаль районы бюджеты калдыклары 2020 елда, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта, әлеге максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.

 

20 статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык органнары төзелгән килешүләр нигезендә Тукай муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне гамәлгә ашыралар.

 

21 статья

Әлеге карар 2020 елның 1 январеннан үз көченә керә.

 

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                                       Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 7.96 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International