Карар "6" декабрь 2019ел № 37/4Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында

Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе турында

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен расларга (кушымта).

2. Әлеге карар 2020 елның 1 январеннан үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                      Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе

 

Субсидия Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрне башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтү максатында,  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының чираттагы финанс елына һәм план чорына бюджет турында карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен финанслашу максатында бирелә торган субсидияләр исемлеге нигезендә бирелә.  

Субсидияләр бирү шартлары, субсидияләр бирү өчен авыл җирлекләрен сайлап алу критерийлары һәм аларны авыл җирлекләре арасында бүлү Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан субсидияләр бирү кагыйдәләрен билгеләүче яки субсидияләр бирүнең элек расланган кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүче норматив хокукый актлар проектлары эшләнә.

Субсидияләр бирү кагыйдәләре түбәндәге нигезләмәләрне үз эченә алырга тиеш:

а) субсидияләрнең максатчан билгеләнеше;

б) субсидияләр бирү шартлары;

в) авыл җирлегенең тиешле чараларын финанслау ихтыяҗына пропорциональ рәвештә субсидия күләмен билгеләүне (халык саныннан чыгып) һәм (яки) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан авыл җирлегенең чыгым йөкләмәләрен финанслашуның иң чик дәрәҗәсен исәпкә алып, авыл җирлегендә тиешле чараларны гамәлгә ашыруга чыгымнарны сан ягыннан бәяләүне күздә тоткан авыл җирлекләре бюджетлары арасында субсидияләр бүлү методикасы;

г) субсидияләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибе, шулай ук субсидияләрдән файдалануның нәтиҗәлелеге (нәтиҗәләре) күрсәткечләре исемлеге (авыл җирлеге бюджетына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешүдә (алга таба – килешү) билгеләнә);

д) килешү шартларын үтәмәгән очракта, авыл җирлекләренең финанс җаваплылыгы чараларын куллану нигезләре һәм тәртибе, шул исәптән авыл җирлекләре тарафыннан субсидияләр бирү шартларын һәм субсидияләрдән максатчан һәм нәтиҗәле файдалану буенча йөкләмәләрне үтәмәгән очракта субсидияләрне киметүнең иң чик күләме һәм тәртибе.

Финанс елында авыл җирлекләре бюджетлары арасында субсидияләр бүлгәндә, авыл җирлеге бюджетына субсидия күләме финанс елында авыл җирлегенең финанслашуга субсидия бирелә торган чыгым йөкләмәләрен үтәүгә акча күләменнән артмый.  

Субсидияләрнең максатчан билгеләнеше, авыл җирлекләренең финанслашуга субсидияләр каралган чыгым йөкләмәләреннән чыгып, субсидияләр бирү кагыйдәләре һәм килешүләр белән билгеләнә.

Субсидияләр бирү кагыйдәләрендә субсидияләр бирү шартлары сыйфатында түбәндәгеләр карала:

а) финанслашу максатында субсидияләр бирелә торган чаралар исемлеген раслый торган муниципаль хокукый актлар булу; 

б) авыл җирлеге бюджетында авыл җирлегенең финанслашу максатында субсидияләр бирелә торган чыгым йөкләмәләрен үтәүгә кирәкле күләмдә  бюджет ассигнованиеләре булуы, Тукай муниципаль районы бюджетыннан бирелергә планлаштырылган күләмне кертеп,;

в) авыл җирлегенең финанслашу максатында субсидия бирелә торган чыгым йөкләмәләрен үтәү буенча авыл җирлеге йөкләмәләрен күздә тоткан килешү төзү һәм күрсәтелгән килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәмәгән өчен авыл җирлегенең җаваплылыгы.

Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы аша башкарыла.

Субсидияләр килешү нигезендә бирелә.

Агымдагы финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты турында Тукай муниципаль районы Советы карарына һәм (яки) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты хокукый актына тиешле финанс елында субсидияләр бирүгә бюджет ассигнованиеләре күләмнәрен төгәлләштерүне күздә тоткан үзгәрешләр кертелгән очракта, килешүгә тиешле үзгәрешләр кертелә.

Авыл җирлегенең субсидия хисабына финанслана торган чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итүгә авыл җирлеге бюджетының бюджет ассигнованиеләре күләме авыл җирлеге бюджеты турында карар белән раслана.

Авыл җирлеге тарафыннан субсидияләр бирү елының 31 декабренә килешүдә каралган йөкләмәләрне бозуга юл куелса һәм әлеге бозулар бетерелмәгән очракта, акчалар кире кайтарылырга тиеш.

Субсидияне максатсыз файдалану һәм (яки) авыл җирлеге тарафыннан аны бирү шартларын, шул исәптән авыл җирлеге тарафыннан ТР Тукай муниципаль районы бюджетына средстволарны кире кайтармау максатында, аңа Россия Федерациясе бюджет законнарында каралган бюджет мәҗбүр итү чаралары кулланыла.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.77 Мб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International