Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашуны тәэмин итү максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибе хакында

Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашуны тәэмин итү максатында,

Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибе хакында

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашуны тәэмин итү максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибен расларга (1 нче кушымта).

2. Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашуны тәэмин итү максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешү формасын расларга (2 нче кушымта).

3. Әлеге карар 2020 елның 1 январеннан үз көченә керә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http//pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                      Ф.М. Камаев

                                                         

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашуны тәэмин итү максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибе

 

1. Әлеге тәртип Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен башкарганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашуны тәэмин итү максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешүләр (алга таба – килешү) төзү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала.

2. Килешүдә түбәндәгеләр булырга тиеш:

- субсидиянең максатчан билгеләнеше;

- субсидияне күчерү һәм файдалану шартлары;

- субсидия бирүгә каралган бюджет ассигнованиеләре күләме;

- субсидия күчерү графигы;

- субсидия бирү һәм файдалану өчен билгеләнгән шартларның үтәлешен контрольдә тоту тәртибе;

- финанс белән тәэмин итү чыганагы субсидия булган чыгымнарны гамәлгә ашыру турында хисап тапшыру сроклары һәм тәртибе.

Килешү, килешүгә үзгәрешләр кертүне һәм аны өзүне күздә тоткан өстәмә килешү билгеләнгән формалар нигезендә төзелә.

Килешү проектын әзерләү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба таба – Башкарма комитет) тарафыннан гамәлгә ашырыла, килешү проекты район Башкарма комитеты тарафыннан Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре Башкарма комитетларына җибәрелә.   

Килешү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм Тукай муниципаль районы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан имзалана.  

 3. Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр, әлеге тәртипкә кушымта нигезендә форма буенча килешү төзү шарты белән бирелә.

4. Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җирле бюджетлар үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү өчен ачылган территориаль органнары счетларына килешүдә билгеләнгән срокларда күчерелә.

5. Субсидияләр бирү шартларын бозган очракта, тиешле акчалар Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән тәртиптә Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә күчерелергә тиеш.

6. Субсидияләр бирү елыннан соң килүче елның 1 январена кадәр файдаланылмаган субсидияләр калдыгы Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән таләпләр нигезендә Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә кире кайтарылырга тиеш.

7. Башка бюджетара трансфертларның максатчан кулланылышын контрольдә тоту Башкарма комитет һәм Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.72 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International