Карар "6" декабрь 2019ел № 37/6Авыл җирлекләре бюджетларына хәрби комиссиариатлар булмаган трерриторяләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан субвенцияләр бирү кагыйдәләре турында

Авыл җирлекләре бюджетларына хәрби комиссиариатлар булмаган трерриторяләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан субвенцияләр бирү кагыйдәләре турында

 

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142 статьясы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Авыл җирлекләре бюджетларына хәрби комиссиариатлар булмаган трерриторяләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан субвенцияләр бирү кагыйдәләрен расларга.

2. Әлеге карар нигезләмәләре 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар планы чорына  бюджет төзегәндә, раслаганда һәм үтәгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                      Ф.М. Камаев

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

Авыл җирлекләре бюджетларына хәрби комиссиариатлар булмаган трерриторяләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан субвенцияләр бирү кагыйдәләре

 

1. Әлеге кагыйдәләр авыл җирлекләре бюджетларына хәрби комиссиариатлар булмаган трерриторяләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан субвенцияләр бирү максатын, тәртибен һәм шартларын билгели (алга таба – субвенцияләр, җирлекләр). 

2. Субвенцияләр җирлекләр бюджетларына хәрби комиссариатлары булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатында бирелә.

3. Җирлекләр бюджетларына субвенцияләр бирү чыгымнарын финанс белән тәэмин итү чыганагы булып Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына хәрби комиссариатлары булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган федераль бюджеттан субвенция тора.

4. Әлеге кагыйдәләр нигезендә бирелә торган бюджет акчаларының баш бүлүчесе булып Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тора.

5. Авыл җирлеге бюджетына субвенция күләме җирлек бюджетына хәрби комиссиариатлар булмаган трерриторяләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга район бюджетыннан субвенцияләр күләмен билгеләү методикасы белән «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга муниципаль район составына керүче җирлекләр бюджетларына субвенцияләр исәпләү һәм бирү буенча Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»  2006 елның 11 декабрендәге 78-ТРЗ номерлы Законга 1 нче кушымта нигезендә билгеләнә.

6. Муниципаль район составына керүче җирлекләр бюджетларына субвенцияләрне бүлү тиешле финанс елына һәм план чорына муниципаль район бюджеты турында Тукай муниципаль районы Советы карары белән раслана.

7. Субвенцияләр җирлекләр бюджетларына тиешле финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетында каралган бюджет ассигнованиеләре һәм Башкарма комитетка билгеләнгән тәртиптә әлеге кагыйдәләрнең 2 пунктында каралган максатларга җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә бирелә.

8. Субвенцияләр җирлекләр бюджетларына түбәндәге чыгымнарны гамәлгә ашыру өчен бирелә:

- хәрби-учет хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү, хезмәткә түләү фондына тиешле түләүләрне дә кертеп;

- биналарны арендалау өчен түләү;

- элемтә хезмәтләре өчен түләү;

- транспорт хезмәтләре өчен түләү;

- командировка чыгымнары;

- коммуналь хезмәтләр өчен түләү;

- җиһаз, инвентарь, оргтехника, элемтә чаралары, чыгым материаллары белән тәэмин итү.

9. Субвенцияләрне файдалану Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җирле бюджетлар үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү өчен ачылган территориаль органнары счетлары аша гамәлгә ашырыла.

10. Башкарма комитет, финанслауның иң чик күләмнәрен җиткерүгә Казначылыктан чыгым расписаниесен алганнан соң, җиде эш көне эчендә Казначылыкка субвенцияләр хисабына җирлекләр бюджетларына субвенцияләр күчерү өчен касса чыгымына гариза бирә.

11. Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның 5 нче числосыннан да соңга калмыйча, Башкарма комитетка Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән килештерү буенча Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән форма буенча җирлекләр бюджетларының финанс белән тәэмин итү чыганагы субвенция булган, хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнар турында хисап тапшыралар.

12. Башкарма комитетка тапшырыла торган мәгълүматларның дөреслеге өчен җаваплылык авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына йөкләнә.

13.  Субвенцияләр бирү шартларын бозган очракта, тиешле акчалар Россия Федерациясе бюджет законнарында билгеләнгән тәртиптә муниципаль район бюджеты кеременә күчерелергә тиеш.

14. Субвенцияләр бирү елыннан соң килүче елның 1 январена кадәр файдаланылмаган субвенцияләр калдыгы Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән таләпләр нигезендә муниципаль район бюджеты кеременә кире кайтарылырга тиеш.

15. Субвенцияләр максатчан характерда була һәм, әлеге тәртипнең 2 пунктында күрсәтелгән максатлардан тыш, башка максатларда файдаланыла алмый.

16. Субвенцияләрнең максатчан кулланылышын контрольдә тоту Башкарма комитет һәм Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.18 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International