Карар "6" декабрь 2019ел № 37/7Тукай муниципаль районы бюджетыннан авыл җирлекләре бюджетларына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен тормышка ашыруга субвенцияләр бирү кагыйдәләре турында

Тукай муниципаль районы бюджетыннан авыл җирлекләре бюджетларына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен тормышка ашыруга субвенцияләр бирү кагыйдәләре турында

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142 статьясы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

1. Тукай муниципаль районы бюджетыннан авыл җирлекләре бюджетларына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен тормышка ашыруга субвенцияләр бирү кагыйдәләрен расларга.  

2. Әлеге карар нигезләмәләре 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар планы чорына  бюджет төзегәндә, раслаганда һәм үтәгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                               Ф.М. Камаев

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2019 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен тормышка ашыруга субвенцияләр бирү кагыйдәләре

 

1. Әлеге кагыйдәләр Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетыннан Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре бюджетларына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен тормышка ашыруга субвенцияләр бирү максатын, тәртибен һәм шартларын билгели (алга таба – субвенцияләр, җирлекләр).

2. Субвенцияләр җирлек бюджетларына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру максатында бирелә.

3. Җирлекләр бюджетларына субвенцияләр бирү чыгымнарын финанс белән тәэмин итү чыганагы булып Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә торган федераль бюджеттан субвенция тора.

4. Әлеге кагыйдәләр нигезендә бирелә торган бюджет акчаларының баш бүлүчесе булып Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тора.

5. Җирлек бюджетына субвенция күләме граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы муниципаль районнары бюджетларыннан шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына бирелә торган субвенцияләрне муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан исәпләп чыгару методикасы белән «Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында» 2005 елның 30 декабрендәге 146-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына 3 нче кушымта нигезендә билгеләнә.

6. Тукай муниципаль районы составына керүче җирлекләр бюджетларына субвенцияләрне бүлү тиешле финанс елына һәм план чорына муниципаль район бюджеты турында Тукай муниципаль районы Советы карары белән раслана.

7. Субвенцияләр җирлекләр бюджетларына тиешле финанс елына һәм план чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетында каралган бюджет ассигнованиеләре һәм Башкарма комитетка билгеләнгән тәртиптә әлеге кагыйдәләрнең 2 пунктында каралган максатларга җиткерелгән бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә бирелә.

8. Граждан хәле актлары язмаларын төзү һәм башка юридик яктан әһәмиятле гамәлләр кылу өлешендә субвенцияләр түбәндәге чыгымнарны гамәлгә ашыруга бирелә:

- хезмәт өчен түләү;

- командировка чыгымнары;

- элемтә хезмәтләре;

- транспорт хезмәтләре;

- коммуналь хезмәтләр;

- мөлкәтне файдалану буенча хезмәтләр;

- мөлкәтне карап тоту буенча эшләр, хезмәтләр;

- башка эшләр, хезмәтләр;

- төп средстволарны сатып алу;

- матди запаслар сатып алу;

- салымнар, җыемнар һәм башка түләүләр;

- башка чыгымнар.

9. Субвенцияләрне файдалану Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең (алга таба – Казначылык) җирле бюджетлар үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү өчен ачылган территориаль органнары счетлары аша гамәлгә ашырыла.

10. Башкарма комитет, финанслауның иң чик күләмнәрен җиткерүгә Казначылыктан чыгым расписаниесен алганнан соң, җиде эш көне эчендә Казначылыкка субвенцияләр хисабына җирлекләр бюджетларына субвенцияләр күчерү өчен касса чыгымына гариза бирә.

11. Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның 5 нче числосыннан да соңга калмыйча, Башкарма комитетка Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы белән килештерү буенча Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан билгеләнгән форма буенча җирлекләр бюджетларының финанс белән тәэмин итү чыганагы субвенция булган, граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен тормышка ашыруга бәйле чыгымнар турында хисап тапшыралар.

12. Башкарма комитетка тапшырыла торган мәгълүматларның дөреслеге өчен җаваплылык авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына йөкләнә.

13. Субвенцияләр бирү шартларын бозган очракта, тиешле акчалар Россия Федерациясе бюджет законнарында билгеләнгән тәртиптә муниципаль район бюджеты кеременә күчерелергә тиеш.

14. Субвенцияләр бирү елыннан соң килүче елның 1 январена кадәр файдаланылмаган субвенцияләр калдыгы Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән таләпләр нигезендә муниципаль район бюджеты кеременә кире кайтарылырга тиеш.

15. Субвенцияләр максатчан характерда була һәм, әлеге тәртипнең 2 пунктында күрсәтелгән максатлардан тыш, башка максатларда файдаланыла алмый.

16. Субвенцияләрнең максатчан кулланылышын контрольдә тоту Башкарма комитет һәм муниципаль районныӊ финанс органы тарафыннан законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.54 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International