Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге генераль планын юкка чыгару турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 статьялары, район уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Әҗмәкәй авыл җирлеге Советының 2015 елның 10 сентябрендәге 62/2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге генераль планын барлык үзгәрешләре белән юкка чыгарырга.
2. Әҗмәкәй авыл җирлеге Советының 2015 елның 10 сентябрендәге 62/2 номерлы карары үз көчен югалткан дип санарга.
3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Р.И. Закиров