КАРАР
2019 ел өчен Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында
2019 ел өчен Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында мәгълүматны тыӊлап фикер алышканнан соӊ муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. 2019 ел өчен Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында мәгълүматны игътибарга алырга.
2. Муниципаль район Башкарма комитетына доклад һәм чыгышларда әйтелгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча чаралар планын эшләргә һәм аны 2020 елның 1 мартына кадәр муниципаль район Советына тапшырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Башлыгы урынбасары Р.И. Закировка йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев