Карар 13.02.2020ел,№39/2 Тукай муниципаль районы Советының 2005 елның 22 декабрендәге 4/14 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

Тукай муниципаль районы Советының 2005 елның 22 декабрендәге 4/14 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, муниципаль берәмлек уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советының 2005 елның 22 декабрендәге 4/14 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмәнең 4 бүлегенә түбәндәге эчтәлекле 4.10 пунктын өстәргә:

«4.10. Мәгариф өлкәсендә Башкарма комитет вәкаләтләре:

а) муниципаль мәгариф оешмаларында төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирүне оештыру (федераль дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләреннән тыш);

б) муниципаль мәгариф оешмаларында балаларга өстәмә белем бирүне оештыру (финанс белән тәэмин ителү Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган балаларга өстәмә белем бирүдән тыш);

в) муниципаль мәгариф оешмаларында балаларны карау һәм тәрбиләү өчен шартлар тудыру;

г) муниципаль мәгариф оешмаларын төзү, үзгәртеп төзү, ликвидацияләү (муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан югары белем бирү оешмаларын булдырудан тыш), муниципаль мәгариф оешмаларын гамәлгә кую функцияләрен һәм вәкаләтләрен башкару;

д) муниципаль мәгариф оешмаларының биналарын һәм корылмаларын карап тотуны тәэмин итү, алар янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерү;

е) мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укытылырга тиешле балаларны исәпкә алу, муниципаль мәгариф оешмаларын муниципаль районның, шәһәр округының конкрет территорияләренә беркетү;

ж) мәгариф өлкәсендә әлеге Федераль законда билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.».

2. Әлеге карарны Тукай районының рәсми сайтында һәм ТР рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык һәм хокук тәртибе буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.42 Мб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International