КАРАР
7 май 2020 ел №40.10
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ күчемсез муниципаль милкен читләштерү турында
Башкарма комитетның «Тукай Җылылык-Газ» ҖЧҖ гаризасы буенча арендалана торган милекне сатып алуга өстенлекле хокукны гамәлгә ашыру турында тәкъдимен карап тикшергәннән соң, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьялары, «Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт яисә муниципаль милектә булган һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендага ала торган күчемсез милекне читләштерү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Муниципаль районның Башкарма комитетына муниципаль милекне «Тукай - Җылылык-Газ» ҖЧҖ милкенә тапшыруны арендачының түбәндәге арендалана торган мөлкәтне сатып алуга өстенлекле хокукын гамәлгә ашыру юлы белән килештерергә:
- торак булмаган бина, гомуми мәйданы 176,9 кв. м, кадастр номеры: 16:39:070501:1195, объектныӊ адресы: Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Түбән Суыксу авылы, Мәктәп урамы, 3 й.
- җир кишәрлеге, гомуми мәйданы 1081 кв. м, кадастр номеры: 16:39:070501:1297, җирләрнеӊ категориясе: торак пункт җирләре, рөхсәт ителгән файдалану төре: административ биналар урнаштыру өчен, объектныӊ адресы: Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Түбән Суыксу авыл җирлеге, Түбән Суыксу авылы.
2. Арендалана торган мөлкәтне муниципаль милектән түләүле читләштерүне (сату-алуны) аның базар бәясенә тигез бәядән һәм «Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында» 1998 елның 29 июлендәге 135-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә аерым бәяләүче тарафыннан билгеләнгән бәядән гамәлгә ашырырга.
3. Муниципаль районның Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милекне түләүле хосусыйлаштыру процедурасын Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә үткәрүне тәэмин итәргә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев