КАРАР 7 май 2020 ел  № 40.11 Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль милкен Татарстан Республикасы дәүләт милкенә читләштерү турында

КАРАР

 

7 май 2020 ел                                                                      № 40.11

 

 

Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль милкен

Татарстан Республикасы дәүләт милкенә читләштерү турында

 

 

Муниципаль милекне куркынычсыз эксплуатацияләү һәм аннан рациональ файдалануны тәэмин итү максатында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2014 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьяларына, Тукай муниципаль районы уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Муниципаль районның Башкарма комитетына кушымтада китерелгән исемлек нигезендә муниципаль милекне Татарстан Республикасы дәүләт милкенә түләүсез тапшыруны килештерергә.

2. Муниципаль районныӊ Башкарма комитетына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән милекне кабул итү-тапшыру эшләрен башкарырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 5.90 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International