КАРАР 7 май 2020 ел №40.6 Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

7 май 2020 ел                                                                               №40.6

Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында

 

 

Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында мәгълүматны тыңлап, фикер алышканнан соң, балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүнең һәм эшкә урнаштыруның зур социаль әһәмиятен исәпкә алып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны игътибарга алырга.

2. 2020 елның җәйге чорында балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча чаралар планын кушымта нигезендә расларга.

3. Район Башкарма комитетына тәэмин итәргә:

- 2020 елның җәйге чорында «Балкыш» балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагере, мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары, профильле лагерьлар эшчәнлеген;

- балаларның тулы кыйммәтле туклануын;

- мәктәп каникуллары вакытында балалар һәм яшүсмерләр белән мәдәни-ял итү, физкультура-сәламәтләндерү һәм туристлык эшләре үткәрүне;

-  балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге мәсьәләләре буенча район мәгариф учреждениеләрендә җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә медицина күзәтүен, әлеге учреждениеләрдә санитар-эпидемиологик иминлекне.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                     Ф.М. Камаев

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 987.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International