КАРАР «7» май 2020 ел      №40.5 Тукай муниципаль районы Советының «2019 ел өчен Тукай муниципаль районы бюдж еләү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«7» май 2020 ел                                                                            №40.5

 

 

Тукай муниципаль районы Советының «2019 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү хакында

 

 

        Тукай муниципаль районы Советының «2019 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча фикер алышуда Тукай муниципаль районы халкының катнашу хокукларын саклау максатыннан, Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 санлы нигезләмәгә таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

        1. Тукай муниципаль районы Советының «2019 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын билгеләргә. 

        2. Әлеге карарны һәм Тукай муниципаль районы Советының «2019 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проектын 2020 елныӊ 8 маеннан да соӊга калмыйча «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга һәм Тукай районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга (1 кушымта). 

        3. Билгеләргә:

        3.1.  халык тыӊлауларын үткәрү вакытын: 2020 елныӊ 25 маенда 10.00 сәгатьтә;

        3.2. үткәрү срогын: 1 көн;

        3.3 үткәрү урынын: Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 46 й. (Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, утырышлар залы);

        3.4. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү, чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар бирү өчен адресны: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 330 каб.  (эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр);

        3.5. чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар бирү вакытын: 2020 елныӊ 23 маена кадәр (эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр) (тел.70-11-83).

        5. Түбәндәге составта оештыру комитетын төзергә:

        - Камаев Фаил Мисбахович – район Башлыгы,

        - Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе, Биклән авыл җирлеге Башлыгы,

        - Низамиева Эльмира Роберт кызы – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары, Круглое Поле авыл җирлеге Башлыгы,

        - Авзалов Ленар Гаяз улы – район Башкарма комитеты Җитәкчесе;

        - Абдрахимова Айгөл  Ринат кызы – район финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече.

        5. Оештыру комитетына билгеләнгән тәртип нигезендә һәм әлеге карарда билгеләнгән срокларда  «2019 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын әзерләргә һәм үткәрергә (2 кушымта).

        6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 38.31 Мб

Дата публикации: 08.05.2020
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International