КАРАР 7 май 2020 ел      №40.3 2019 ел өчен  Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге турында хисап

 

КАРАР

7 май 2020 ел                                                                               №40.3

 

 

2019 ел өчен  Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге турында хисап

 

«2019 ел өчен  Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге эшчәнлеге турында» хисапны тыӊлап фикер алышкач, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

1. Мәгълүматны игътибарга алырга.

2. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча тотрыклы эшен билгеләп үтәргә һәм аны канәгатьләнерлек дип танырга.

Район Башкарма комитетына тәкъдим итәргә:

- ирекле халык дружиналары әгъзаларын матди кызыксындыру буенча эшне дәвам итәргә;

- «Имин шәһәр» комплексы кысаларында подъездларга һәм ишегалды территорияләренә тәүлек буе тикшереп торуны тәэмин итү максатында, гражданнар күпләп җыела торган урыннарда, социаль объектларда, торак секторда видеомониторинг системасын үстерү буенча җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәүне билгеләп үтәргә;

- юл челтәрен ГОСТ таләпләренә туры китерү буенча эшне көчәйтергә.

3. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә газета битләрендә наркотиклар һәм алкогольдән явызларча файдалану нәтиҗәләре, социаль һәм мөлкәт җинаятьләрен кисәтү, үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше һәм гаилә кыйммәтләре формалаштыру турында актуаль темаларны яктыртуны тәкъдим итәргә.

4. Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:

- полиция вәкаләтле участок хезмәткәрләренә полиция пунктларында эшләү өчен шартлар тудыру, кирәк булган очракта, капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү, мебель, оргтехника, телефон элемтәсе һәм интернетка чыгу мөмкинлеге булдыру;

- хокук бозуларны профилактикалау программасын үтәүне, шул исәптән программа чараларын финанслауны; юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышлары карарларын үтәүне көчәйтергә;

- авыл җирлекләре Советларыныӊ чираттагы утырышларында полициянең вәкаләтле участок хезмәткәрләренең үзләренә беркетелгән административ участокларда җәмәгать тәртибен саклау буенча эшчәнлекләре турында хисапларын тыңларга.

6. Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгына Кече Шилнә торак пунктында полициянең участок вәкаләтләренә эш урыны оештыру өчен яңа бина бүлеп бирү мөмкинлеген эзләргә тәкъдим итәргә.

 7. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенә түбәндәгеләр буенча эшне дәвам итүне тәкъдим итәргә:

- миграция законнары линиясе буенча хокук бозуларны ачыклау һәм җинаятьчелекне профилактикалау буенча эшне дәвам итәргә;

- районның уку йортларында укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр һәм профилактик эш алып барырга. Балигъ булмаганнарның деструктив үз-үзен тотышы фактларын ачыклауга һәм булдырмауга аерым игътибар бирергә;

- мөмкин булган экстремистик акцияләрне, террорчылык актларын һәм хокук күренешләренә каршы башка күренешләрне кисәтү һәм булдырмау, бюджет акчаларын тотуга һәм өстенлекле милли проектларны гамәлгә ашыруга бәйле җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм кисәтү чараларын, шулай ук район юлларында һәлакәтләрне киметүгә юнәлдерелгән чараларны дәвам итәргә;

- балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән район комиссиясе утырышында карау һәм үз вакытында карар кабул итү өчен ата-аналарны яисә балигъ булмаган балаларның опекуннарын чакырып китерү өлешендә үзара хезмәттәшлекне көчәйтергә.

8. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                         Ф.М. Камаев

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.85 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International