КАРАР   7 май 2020 ел    №40.16     Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

7 май  2020 ел                                                                      №40.16

 

 

Аренда түләүләрен кичектереп тору өлешендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында

 

 

Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2020 елның 19 мартындагы 670-р номерлы күрсәтмәсенә, «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуациянеӊ начараю шартларында иң күп зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы карарына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елныӊ 22 апрелендәге                     820-р номерлы күрсәтмәсенә, Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль казнасын тәшкил иткән муниципаль милекне (шул исәптән җир кишәрлекләрен) һәм дәүләт милке чикләнмәгән җирләрне (алга таба – муниципаль милек) арендалау шартнамәләре буенча түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:  

а) арендачылар – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән,  Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы,  яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуациянең начараюы шартларында аеруча зыян күрүче (аларның исемлеге «Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә ситуациянеӊ начараю шартларында иң күп зыян күргән Россия икътисады тармаклары исемлеген раслау турында» 2020 елның 3 апрелендәге 434 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган) кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары мөрәҗәгать иткән көннән 7 эш көне дәвамында 2020 елның апрель-июнь айлары өчен аренда түләүләрен түләүдән азат итүне күздә тоткан өстәмә килешүләр төзү. Әгәр аренда шартнамәсендә күрсәтелгән эшчәнлек төрен (төрләрен) башкару өчен аннан файдалану максатында муниципаль мөлкәтне арендага бирү каралган һәм күрсәтелгән эшчәнлек төрен (эшчәнлек төрләрен) башкару өчен тиешле мөлкәтне куллануны раслаучы документлар булган очракта, күрсәтелгән аренда түләүләреннән азат итү гамәлгә ашырыла;

б) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында арендачылар – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен әлеге пунктның «а» пунктчасы нигезендә өстәмә килешүләр төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат урнаштыру.

2. Әлеге карар нигезендә күрсәтелгән аренда түләүләреннән азат итү кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына кертелгән, Татарстан Республикасы территориясендә югары әзерлек яисә гадәттән тыш хәл режимын кертү датасына әлеге карарның 1 пункты «а» пунктчасында каралган эшчәнлек төрен (төрләрен) гамәлгә ашыру өчен файдаланыла торган муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча узган чор өчен аренда түләүләре буенча үтәлмәгән бурычы булмаган арендачыларга карата гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.

3. Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 2020 елның II кварталыннан башлап, кварталдан соң килүче айның 10 числосыннан да соңга калмыйча, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына әлеге карарның үтәлеше турында мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

  

pdf
Скачать текст
PDF, 1.76 Мб

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International